

“Доктор Әхмәт әл-Мөхәндис бер хезмәтендә болай дип белдерде: “Зәм-зәм – иң чиста су. Моны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы да исбатлады”. Доктор әйтүенчә, Зәм-зәм суына ясалган фәнни анализ шуны күрсәтә: әлеге су искиткеч саф, төссез һәм үзенә генә хуш исле. Аның составында түбәндәге химик элементлар бар: тимер, марганец, бакыр, кальций, магний, хлоридлар, сульфатлар. Тагын шунысы әһәмиятле: кайбер элементлар нәкъ кирәгенчә аз күләмдә генә.
Пәйгамбәребез (с. г. в.) медицинасында Зәм-зәм суы белән дәвалау хакында хәбәрләр бар. Ибн Гәббас (р. г.) хәбәр иткәнчә, Мөхәммәд пәйгамбәр (с. г. в.) болай дигән: “Зәм-зәм суын эчүче кеше аны ни өчен эчсә, шуны алыр”. Икенче бер хәдистә болай дип әйтелгән: “Җир йөзендә иң яхшы су – Зәм-зәм суы. Ул тәмле дә, күп чирләрдән дәва да”. Шулай ук Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) авырулар янына барганда Зәм-зәм суы алуы һәм аларга әлеге суны эчертүе яки бу су белән өсләренә бөркүе мәгълүм.
“Пәйгамбәр медицинасы” китабы авторы Ибн әл-Каййм әйткән: “Башка кешеләр кебек мин дә Зәм-зәм суы белән дәваланып карадым һәм искиткеч нәтиҗәләргә ирештем. Зәм-зәм суын алып, аның өстенә берничә тапкыр “Фатиха” сүрәсен укып, ошбу өшкерелгән суны эчә идем. Бу ысулны мин еш куллана идем һәм Аллаһының рәхмәте белән бик күп авырулардан сихәтләнә идем”.
Мәгълүмат чараларында дөньяви медицина ысуллары көчсез булган вакытта бик күп төрле авыруларны Зәм-зәм суы белән нәтиҗәле дәвалау очраклары турында хәбәр ителә. Тик Зәм-зәм суы белән дәвалаганда өч шарт үтәлергә тиеш: бу суны эчүче Аллаһы Тәгаләгә ышанырга тиеш; Аңа тәвәккәл кылырга (тәвәккәл – максатыңа ирешү өчен Аллаһыга мөрәҗәгать итеп, Аңардан ярдәм сорау һәм көтү); һәм аны Аллаһы Тәгалә сихәтләндерүгә шиксез инанырга тиеш.
Зәм-зәм суы озак саклана, бик озак савытта торса да, үз сыйфатларын югалтмый, бозылмый. Хаҗ сәфәренә барган мөселманнар Зәм-зәм суын алып кайталар һәм аның белән башкаларны сыйлыйлар. Ниятләренә карап, бу суны эчүчеләр файдасын табарлар”, дип язды күп китаплар авторы, врач-терапевт Галимә Харисова.
Фото: pixabay.com.