+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
28 ноябрь 2022, 09:45

Гыйлем – пәйгамбәрләр мирасы

Галимнәр гыйлем һәм байлык хакында: “Аллаһ Тәгалә гыйлемне (Аллаһ Тәгалә гыйлемен, дин гыйлемен) сөйгән кешесенә генә бирә, ә малны исә сөйгәненә дә, сөймәгәненә дә бирә”, - дигән.

Гыйлем – пәйгамбәрләр мирасыГыйлем – пәйгамбәрләр мирасы
Гыйлем – пәйгамбәрләр мирасы


“Гыйлем ияләре, галимнәр барлык нәрсәне дә хикмәт белән кыла, ягъни һәр нәрсәне үз урынына куя белә. Алар байлыкны да дөрес итеп, хәерле-файдалы урыннарга тотыну юлларын белә һәм аны Әхирәт өчен дә әҗер-савап килеп тора торган итеп куллана, әлхәмдүлилләһ.

Исламда байлык хуплана, бай булу мактала. Әгәр кеше хәләл көче белән, хәләл юл һәм хәләл кәсеп белән акча эшләп, мал-байлык таба һәм, Аллаһ Тәгаләгә шөкер итеп, тиешле кешеләргә зәкятен бирә икән, ул мактауга лаек кешеләрдән санала. Андый кешеләр күпчелек вакытта Аллаһ Тәгалә биргән байлыкны гыйлем тарату өчен дә куллана, әлхәмдүлилләһ.

Гыйлем алу өчен кимендә алты төрле шартны үтәү тиешле:
1. Мөгаллимгә сорауны дөрес итеп бирә белү.

2. Ихлас булу, ягъни дәресне игътибар белән тыңлау.

3. Гыйлем алу никадәр авыр булса да, сабырлык күрсәтү, ягъни тырышлык кую.

4. Белемне кәгазьгә теркәп бару.

5. Алган белемне кабатлау, өйрәнү.

6. Алган белем белән гамәл кылу, ягъни аны тормышта куллану”, - дип яза “Ислам нуры”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас