

“Кеше Исламга төрлечә килә. Кемгәдер дин турында сөйләп кызыктыру да җитә. Ә кайберәүләргә аның фарыз икәнен аңлап, үти башлар өчен еллар кирәк. Без бик еш, намаз укырга өйрәнәсем килә, ләкин ничек тотынарга гына белмим, диюче кешеләрне очратабыз. Андыйлар барыбер өметле. Ә кайберәүләр, юк, намаз минем өчен түгел, миннән булмый, ди. Менә мондыйлар белән инде күпкә авыррактыр. Чөнки аларның дингә тартылу, намазга басу теләге юк. Ә кеше бар күңеле белән нәрсәне дә булса теләсә, ул аны булдыра. Бигрәк тә Аллаһ ризалыгы өчен берәр гамәлне эшләргә телисең икән, һичшиксез Ул Үзе ярдәмен бирә. Ә Аллаһ ярдәме - ул иң көчле әйбер. Шуңа да намаз укымасак та: “Мин укырга телим. Аллаһым, Үзең миңа ярдәмеңне бир”, — дип йөрергә кирәк.
Ә кайберәүләр намазга басып, Аллаһ кушканча яшәргә теләсәләр дә, булдыра алмыйлар. Әйтерсең лә аларны нидер тотып тора. Моның төп сәбәбе — әйләнә-тирәдәгеләр. Без үзебез дә аңлап бетермибез әле ни дәрәҗәдә безгә алар тәэсир иткәнен. Кайвакытта кеше намазга басарга теләгәнен берәр якынына әйтсә, син нәрсә, пенсиягә чыккач та табылыр әле вакытың, өлгерерсең, дип куялар да теге кешенең теләге кими төшә. Ә бу аның гыйлеме юклыктан, иманы нык булмаудан килә.
Шуңа да кешегә иң беренче чиратта Аллаһ, Ислам, пәйгамбәребез турында күбрәк белергә, бу мәгълүматларны бирә ала торган кешеләр белән аралашырга кирәк. Намазны нәрсә өчен укырга тиешлегебезне, ни өчен Аллаһ кушканча яшәргә кирәклекне аңлаган кеше башкалар сүзен тыңлап тормый. Ул инде үзенә бик нык ышанып, Аллаһтан ярдәм көтеп, алга бара. Ә ныклы гыйлеме, иманы булган кеше, нәрсәгә сиңа намаз уку, диючеләргә дә яхшылап аңлата ала”, - дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”
Фото: Фәнүз Хәбибуллин.