+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
8 декабрь 2022, 12:09

Сабыйның чәчен кайчан алырга?

Әти-әнисе яңа туган балының чәчен кайчан алырга тиеш?

Сабыйның чәчен кайчан алырга?
Сабыйның чәчен кайчан алырга?

Баланың 7нче көнгә чәчен алу сөннәт гамәл булып тора. Шулай ук Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шушы чәч авырлыгында көмеш һәм алтынны сәдака итеп мохтаҗларга таратырга кушкан.

Билгеле булганча, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм оныгы Хөсәен дөньяга килгәч, кызы Фатыйма радыяллаһу ганһәгә баласының чәчен алырга һәм алтын белән көмештән сәдака таратырга әйткән.

Тагын бер кызыклы фактка игътибар итик: яңа туган баланың чәчен 7нче көнне алу һәм сәдака тарату баланың акыллы һәм зирәк булуына сәбәпче була.

Бер кызыклы вакыйганы тәкъдим итәбез. Әлеге хәл Германиядә булган.

Мөселман гаиләсендә бала туа һәм алар, сөннәт буенча эш итеп, аның чәчен 7нче көнгә ала һәм сәдака тараталар. Берничә көннән соң баланы күрсәтер өчен табибка килгәч, ул, гаҗәпсенеп: «Баланың чәчен сез алдыгызмы, яки ул шундый булып тудымы?», – дип сорый.

Әни кеше: «Без алдык», – дип җавап бирә. Шунда табиб, гаҗәпләнүенең сәбәбен аңлатып: «50 көн элек безнең галимнәр бала туганнан соң 40 көн дәвамындагы вакытта аның чәчен алсаң, бу баланың күзләре яхшы күрәчәк, чәчләре нык һәм үзе акыллы булачак, һәм моның тагын бик күп файдалары бар, дигән нәтиҗә чыгарды. Бу гамәл 7нче көнне башкарылса, әлеге сыйфатлар тагы да яхшырак булачак икән. Шуның өчен мин гаҗәпкә калдым, чөнки бу ачыш 50 көн элек кенә ясалды. Сез бу хакта каян белдегез?» – дип сорый.

Баланың әнисе: «Без моны Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән белдек», – дип җавап бирә. Табиб, аңлап бетермичә, Рәсүлебезне исән кеше дип уйлап: «Кара, ничек тиз килеп җиткән мәгълүмат сезнең пәйгамбәрегезгә!» – ди.

Моңа җавап итеп, әни кеше: «Ул 1400 ел элек яшәде һәм күптән фани дөньядан китте», – дип әйтә. Табиб бик нык гаҗәп кала, - дип яза "Дин вә мәгыйшәт"

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: