+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
9 декабрь 2022, 10:10

Нәрсә ул тәкъвалык?

Җомга мөбарәк булсын! Кылган догаларыгыз кабул булсын, күңелләрегез иман нурлары белән тулсын! Җомга көне һәркемгә үз бәхетен алып килсен, йортыбызга иман нуры иңсен, кылган гамәлләребез - имин, уйларыбыз - яхшы, өметебез - якты, тәнебез - сәламәт булсын! Нәрсә ул тәкъвалык, мөселман кешесе аңа ничек ирешә ала?

Нәрсә ул тәкъвалык?
Нәрсә ул тәкъвалык?

Аллаһ Тәгалә Коръәндә «Бәкара» сүрәсенең 177нче аятендә: «Тәкъвалык сезнең көнчыгышка яки көнбатышка юнәлүегездә түгел. Тәкъвалык Аллаһка, Кыямәт Көненә, фәрештәләргә, Китапка, пәйгамбәрләргә ышануда. Мал сөйсәң дә, аны якыннарыңа, ятимнәргә, мохтаҗларга, мосафирларга, мескеннәргә, кол азат итүгә сарыф итүеңдә. Шулай ук, намаз укуыңда, зәкят түләвеңдә. Тәкъвалар килешүләренә тугры калалар, мохтаҗлыкта да, бәладә дә, куркыныч вакытта да сабыр итәләр. Болар – гаделләр һәм тәкъвалар», – дип безгә тәкъвалыкның сыйфатларын әйтеп биргән һәм тәкъва булуның юлларын өйрәткән, дип яза “Ислам нуры”.

Тәкъвалык – Ислам алып килгән иманга, гыйбадәткә, кешеләр белән үзара мөгамәләгә, әдәп-әхлакка бәйле булган бөтен нәрсәне үз эченә ала.

Тәкъвалык – Аллаһка итагать итү, Раббыбызга буйсыну, Аллаһны истә тоту, Аллһка шөкер итү, яхшылыкның кадерен белү.

Аллаһ Тәгалә динен белмичә, тәкъвалыкка тулы мәгънәсендә ирешеп булмый. Чөнки кеше Аллаһтан ни рәвешле куркырга, ни рәвешле Аңа итагать итәргә икәнлеген белми. Аллаһ Тәгалә «Мәләикә» сүрәсенең 28нче аятендә: «Аллаһтан Аның белүче бәндәләре генә курка», – ди.

Гыйлем – иң яхшы гыйбадәт. Гыйлемне гамәлдә кулланганда, ул – Җәннәткә илтүче юл.

Кеше шундый зат – ул үзенең төп дошманы булган шәйтан вәсвәсәсенә бирелүчән. Ә гыйлемле кеше үзенә кайчан шәйтан вәсвәсә кылганлыгын, кайчан Аллаһ Тәгалә ихтыяры белән фәрештәләрнең уй салганлыгын аера белә. Гыйлеме булган һәм шул белемне гамәлдә кулланып яши торган инсан шәйтан коткысына бирелми һәм аның әмерен үтәми. Боларны белү өчен, шәргый гыйлем кирәк. Аллаһ Тәгалә «Әгъраф» сүрәсенең 102нче аятендә: «Дөреслектә, тәкъваларга шәйтан вәсвәсәсе ирешсә, алар Аллһны искә төшерәләр һәм бөтенесен дөрес итеп күрә башлыйлар», – ди.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: