

“Берәр изгелек кылган кешегә изге эш белән җавап бирү мөселманлык билгесе. Әгәр инде бер кеше изге эш белән җавап бирмәсә, ул вакытта: “Аллаһы Тәгалә сиңа хәерле җәза бирсен", дип дога кылуы да җавап кылу җөмләсеннән була. (Җәза сүзе - гарәп телендә күпләр аңлаганча “газап” дигәнне генә аңлатмый, бәлки кешенең эшләгәненә тиешлесен бирү мәгънәсендә килә. Коръәндә кем өчендер җәза - җәннәт булыр дип тә килә). (Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль Кәлим шәрехе”. 314нче хәдис. 1916).
Раббым безгә бер-беребезгә карата изгелекләр кылып яшәргә һәм изге догада булырга язсын.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин