+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
19 декабрь 2022, 10:10

Ни өчен чатнаган савытны өйдә тотарга кушмыйлар?

Халыкта ватылган, чатнаган савытны өйдә тотарга ярамый, бәхетсезлек китерә, дигән ышану бар. Ләкин моның сәбәбен бик аз кеше генә белә.

Ни өчен чатнаган савытны өйдә тотарга кушмыйлар?
Ни өчен чатнаган савытны өйдә тотарга кушмыйлар?

Савыт-саба шалтырамый тормый диләр… Тормыш булгач төрле хәлләр була, савыт-саба чатнарга да, ватылырга да, кителергә дә мөмкин. Һәр өйдә, ялгышмы ул, чынлапмы, савыт-саба ватылып тора. Күп кеше ватык-чатнаган савыт кайгы китерә дип әйтә. Нинди кайгы китерә икән ул? Әйдәгез, бу турыда Ислам китапларыннан карыйк әле.

Бу хакта Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисе бар: “Аллаһның илчесе (с.г.в.) ватылган савыттан эчүне һәм эчемлеккә өрүне тыйды”.

Ислам галимнәре мондый савыт куллануны катгый тыймаган, ләкин кирәксез гамәл дигән хөкем чыгарган. Алар Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әлеге тыюын, савытның чатнаган, кителгән урыннарына җыелган зарарлы организмнардан саклану өчен дип язып калдырганнар. Имам әт-Тәхави “Шархумаани-асар” китабында бу турыда искә ала.

Кешеләрнең иң яхшысы булган Пәйгамбәребезнең (сг.в.) бу хакта кисәтүен белдек, инде хәзерге заман галимнәренең сүзләренә, санитар хезмәтләренә күз салыйк.

Без ашханәләрдә — чатнаган, кырыйлары кителгән савыт-саба куллану рөхсәт ителмәгәнлеген беләбез. Теләсә кайсы ватык, хәтта сизелер-сизелмәс кенә чатнаган-кителгән урыны булган савытта да микроблар, зарарлы бактерияләр җыела икән.

Чатнаган савытларда яшәүче бактерияләрнең берсе — протей таякчыгы. Ул черү бактерияләренә керә. Азык калдыклары булган урында озак вакыт саклана һәм үрчи (савытның ватылган-чатнаган урыннарында). Шуңа күрә бары тик яхшы, ватылмаган савыт-саба гына кулланыгыз, чирләмәгез.

Ә иң мөһиме, микроблар, бактерияләр хакында VII гасыр башында яшәгән Пәгамбәребез (с.г.в.) каян белде икән, дип яза nur.tatar сайты.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: