+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
20 декабрь 2022, 03:50

Мөфти Равил Гайнетдин Согуд Гарәбстанына рәсми сәфәр кыла

Согуд Гарәбстанына рәсми сәфәре вакытында Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Мәдинәдә Король Фәхд исемендәге Коръән нәшер итү комплексында булды һәм аның җитәкчелеге белән очрашты.

Мөфти Равил Гайнетдин Согуд Гарәбстанына рәсми сәфәр кылаМөфти Равил Гайнетдин Согуд Гарәбстанына рәсми сәфәр кыла
Мөфти Равил Гайнетдин Согуд Гарәбстанына рәсми сәфәр кыла


“Бу шушы көннәрдә генә имзаланган үзара хезмәттәшлек хакындагы меморандумга нигезләнгән беренче очрашу булды. Ике яклы багланышларны үстерү юнәлешләре турында фикер алышынды, комплекста басылган Коръән китапларын Русия мөселманнарына тапшыру мөмкинлеге каралды.

Русия мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе комплекс структурасы, басма продукция, технологик процесс һәм бер эш көне эчендә 80 мең данә Коръән чыгару мөмкинлеген бирүче җитештерү куәтләре белән танышты.

Мәдинә шәһәрендәге әлеге Коръән нәшер итү комплексына 1982 елда Король Фәхд (1921-2005) тарафыннан нигезләнгән һәм 1984 елда ачылган.

Мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин оныгы Камил белән Гомрә (Кече Хаҗ) кылды. Изге җирдә ул өммәтебез һәм халкыбыз өчен догада кала. Кылган гыйбадәтегезне һәм ихлас ялваруыгызны Раббыбыз кабул итсен!” – дип яза DUMRF_TAT телеграм каналы.

Фото: DUMRF_TAT

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас