+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
21 декабрь 2022, 05:40

Мәрҗанинең китабы Согуд Гарәбстанында нәшер ителгән

Шиһабетдин Мәрҗанинең «Рихләт әл-Мәрҗани» («Мәрҗани сәяхәте») исемле хезмәте гарәп телендә дөнья күрде.

Мәрҗанинең китабы Согуд Гарәбстанында нәшер ителгәнМәрҗанинең китабы Согуд Гарәбстанында нәшер ителгән
Мәрҗанинең китабы Согуд Гарәбстанында нәшер ителгән

“Китап урыс-гарәп тикшеренүләр һәм мәгълүмат үзәге тарафыннан, Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең “Мәдинә” нәшрият йорты белән берлектә, нәшер ителде.

Күренекле галим әлеге хезмәтендә Мәккә һәм Мәдинәдәге изге урыннарга 1880 елгы сәяхәтен тасвирлый. Бу китап XIX гасырда галимнәр һәм дин эшлеклеләренең Хаҗ сәяхәте турында төп мәгълүмат чыганагы.

"Мәдинә” нәшрият йорты генераль директоры Илдар Нуриманов сүзләренчә, Мәрҗанинең юлъязмасы беренче тапкыр 1897 елда Казанда иске татар телендә чыгарылган, аны басмага казый (соңрак - мөфти) Ризаэтдин Фәхретдин әзерләгән булган.

2019 елда, Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан, «Хадж российских мусульман» журналында әлеге тарихи документ иске татар һәм хәзерге заман татар телендә, гарәп һәм урыс телләрендә бастырылды”, дип яза DUMRF_TAT телеграм каналы.

Фото: DUMRF_TAT

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас