

"Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин шундый күләмле квотага ышанычын белдергән иде инде. Әле узган елның 30 декабрендә “Россия-24” телевизион каналына биргән интервьюсында ул: «Корольлек, киләсе елда Русия мөселманнары Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм Гомрә эшләре министрлыгы бүлеп биргән 25 мең кешелек квотага ия булачак, дип ышандыра. Барлык теләүчеләр дә хаҗ кыла алыр дип өметләнәбез», - дигән иде.
9 гыйнварда Җиддә шәһәрендә Русия Хөкүмәтенең Дини оешмалар мәсьәләләре комиссиясенең Хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкиле Ильяс Умаханов Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министры Тәүфыйк әр-Рабийә белән очрашты. Эшлекле сөйләшү барышында Русия мөселманнары өчен 25 меңлек квота булуы расланды. Әлеге сан әле 2020 елда билгеләнгән иде, әмма эпидемиологик хәлнең киеренкелеге аркасында үткән елда барлык илләр өчен дә хаҗ кылучылар саны киметелде.
Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм Гомрә эшләре буенча министрлыгы хаҗиларга прививка таләпләрен үз көчендә калдырган: коронавируска (Covid-19) һәм «сезонлы грипп»ка каршы вакцинация үтелгән, шулай ук менингитка каршы дүрт компонентлы ACYW вакцинасы ясатылган булырга тиеш.
Быел хаҗның төп йолалары 26 июньнән 1 июльгә кадәр узачак", - дип яза DUMRF_TAT.
Фото: рxabay.