“Без 1989 елдан башлап ата-бабаларыбызның туган төбәгендә “Изге Болгар шөкер җыены” үткәрәбез. 1400 ел буе халык анда йөргән. Совет власте елларында да Изге Болгар җиренә зиярәт кылу туктамаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) өч сәхабәсе килеп, Аллаһның динен аңлаттылар, Ислам нуры бөтен илгә җәелә башлады. 310 һиҗри ел, 922 милади елда Ислам болгар бабаларыбыз тарафыннан рәсми дин булып кабул ителде.
1989 елның августында Болгар бабаларыбыз тарафыннан Ислам дине кабул итүнең һиҗри хисап белән 1100 еллыгын һәм Үзәк диния нәзарәтенең 200 еллыгын рәсми рәвештә билгеләп үттек. Бәйрәм чараларында 28 илдән (Мисыр, Сүрия, Төркия, Ливия, Иран, Иордания, Бангладеш, Әфганстан, Австралия, Пакистан, Кувейт һәм башкалар) 100дән артык кунак: СССРның дини оешмалары – Урта Азия һәм Казахстан, Төньяк Кавказ, Кавказ арты мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, мөфтиләр, дин эшләре буенча министрлар, хөкүмәт вәкилләре катнашты.
Бәйрәм чаралары Уфада һәм Казанда үтте. Кунаклар, өч төркемгә бүленеп, Ырынбур, Әстерхан һәм Татарстанда булды, соңыннан бәйрәмебез Изге Болгарда йомгакланды. Бу бәйрәм дингә мәхәббәт артуга, дини оешмаларның халык тормышында урын ала башлавына сәбәпче булды”, - дип сөйләде Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.
Фото: Башкортстан Милли музее