

Башкортстанда иң борынгылардан саналган бу мәчетнең тарихы Русиядә данлыклы морзалар Тевкелевлар кавеме белән турыдан-туры бәйле.
Тарихи чыганакларда Килем мәчете төзелешенә әлеге кавемнең берничә буын вәкилләренең үз өлешен кертүе теркәлгән. Ә төзелешнең нәкъ менә 1821 елда тәмамлануын исбатлаучы тактаташ хәзерге вакытта мәчетнең үзендә кадерләп саклана.
– Безнең авыл мәчете Башкортстан төбәгендә таштан салынган беренче мәчет буларак та киң билгеле, – ди Килем мәчетенең имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Үлмәскулов. – Бу аның дәрәҗәсен дә күрсәтеп тора, ни өчен дигәндә, мәчетләр күпчелектә агачтан төзелгән. Гомумән, Килем мәчетенең даны электән килә, чөнки биредә мәдрәсә дә эшләгән. Октябрь инкыйлабына кадәр тоташ бер гасыр дәвамында Килем мәдрәсәсе Бүздәк төбәгенең генә түгел, ә төбәктәге авыллар өчен дә мәгърифәт үзәге санала. Әйткәндәй, моңа без ныклап соңгы елларда гына төшенә башладык, чөнки мәчет һәм мәдрәсә тарихы моңарчы ныклап өйрәнелмәгән, шуңа бәйле, төгәлсезлекләр дә килеп чыккан. Мәсәлән, озак еллар дәвамында мәчет 1856 елда, ягъни Тевкелевлар сарае белән бер чорда сафка баскан, дип фаразланды. 2000 еллар башында Килем мәчетендә яңарту эшләре үткәрелгәндә тактаташ табылды, анда бинаның төзелеп бетү вакыты күрсәтелгән. 2002 елның декабре исә безнең өчен яңартылган мәчетнең тергезелеп сафка басуы белән истәлекле. Бу уңайдан Килем мәчетендә республика дәрәҗәсендә тантаналар оештырылган иде.
200 еллык юбилейга багышланган чара 2021 елга планлаштырылса да, пандемиягә бәйле, ул кичектерелә. Ниһаять, үткән елның декабрендә истәлекле вакыйга уңаеннан халык мәчеткә дини мәҗлескә җыела.
– Мәчетебез тарихында ун имам-хатыйб билгеле, алар арасында Йосып Усманов кебек Башкортстан күләмендә абруй яулаган дин әһелләре дә бар, – диде бу уңайдан Мәхмүт хәзрәт. – Дин юлында якты эз калдырган якташларыбыз, төбәкнең барча дин әһелләре рухына дога кылдык, исемләп искә алдык. Авыл халкы тырышлыгы белән мәчетне тергезү 1996 елда ук башланган иде, төзекләндерү эшләрендә катнашучыларны барлап, аларның игелекле гамәлләрен олылап хәтергә төшердек. Гомумән, авылдашларның иманга тартылуы табигый, чөнки бай тарихлы мәчетебез безгә бик тә кадерле. Яшь буын да моны күреп тора, димәк, авылда дәвамчыларыбыз булачак.
Дин юлында үрнәкне, әлбәттә, Мәхмүт хәзрәт үзе күрсәтеп тора. Бу юнәлештә аның хезмәтләрен исәпкә алып, авылдашлар башлангычы белән Килем мәчетенә рәсми рәвештә “Мәхмүт” исеме бирелде.
Фәнүр ГАМБӘРОВ.
Регина Садыйкова фотосы.