+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
20 Января 2023, 10:40

Дөньяда иң каты әйбер

Галимнәр бу дөньяда иң каты була алган әйберне атаган – ул иман китермәгән кешенең йөрәге.

Дөньяда иң каты әйберДөньяда иң каты әйбер
Дөньяда иң каты әйбер

"Кешенең калебе катыланса, аннан мәрхәмәт китә һәм кеше каты бәгырьлегә әйләнә. Шуңа да кеше үзенең калебенә игътибарлы булырга тиеш.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм болай дигән: “Дөреслектә, кеше тәнендә бер ит кисәге бар, әгәр ул тәкъва булса, кешенең бөтен тәне тәкъва булыр. Әгәр ул бозылса, бөтен тән бозылыр. Һәм бу - йодрыктан да кечкенә булган йөрәк”.

Калебнең катылануына китергән өч сәбәп бар: хәрам куллану, Аллаһ биргәнгә канәгатьсезлек күрсәтү һәм күп көлү.

Аллаһыны искә алу, хәрамнардан тыелу, ятимнәрнең башын сыйпау, кешеләрне ашату, галимнәр белән аралашу, җеназа намазларында катнашу, зиратларда булу – калебләрне төзекләндерә торган чаралар. Без бу хакта һәрвакыт истә тотарга, һәрдаим калебләребезгә карата игътибарлы булырга тиешбез”, - дип яза Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас