-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
23 гыйнвар 2023, 09:36

Мөбарәк Рәҗәб ае башланды!

23 гыйнварда Рәҗәб ае башланды. Рәҗәб ае, Шәгъбан һәм Рамазан белән беррәттән, изге айларның берсе булып санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә: “Рәҗәб – чәчү ае, Шәгъбән – су сибү, ә Рамазан – уңыш җыю вакыты”, – диелгән. Шул рәвешле, Рәҗәб Рамазанга якынайта торган рухи чистарынуның беренче баскычы булып тора.

Мөбарәк Рәҗәб ае башланды!
Мөбарәк Рәҗәб ае башланды!

Рәҗәб аенда Раббыбызның зур бәрәкәтләре белән тулган ике мөбарәк кичә бар.

26-27 гыйнвар – Рәгаиб кичәсе. Өч изге айның беренчесе булган рәҗәб аеның 4-5нче көннәре. Бу кичәдә Рәсүлулланың атасы хәзрәти Габдуллаһ белән анасы хәзрәти Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күрешкәннәр. Дини китаплардан күренүенчә, бу – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туачагы тәгаен билгеле булган кич.

17-18 февраль – Миграҗ кичә­се, рәҗәб аеның 26-27нче көннәре. Бөтен кешелек дөньясына рәхмәт һәм шәфкать итеп җибә­релгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд сал­ләллаһу галәйһи вә сәлләм­нең җиде кат күккә, Аллаһы Тәгалә хозурына ашуы белән бәйле бәйрәм. Шушы кичәдә Аллаһы Тәгалә Пәйгам­бәребез салләлла­һу галәйһи вә сәлләмне Үзенең хозурына чакырып, үткән пәйгам­бәрләр белән күрештереп, исәп­сез хикмәт һәм олы могҗизалар күрсәтте.

Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәре­без сал­ләллаһу галәй­һи вә сәлләмгә өч бүләк булды. Биш вакыт намаз уку бу кичәдә фарыз ителә. Ислам фәлсәфәсе буенча бу кичәдә Коръәннең “Бәкара” сүрәсенең 285-286нчы һәм “Исра” сүрәсенең 23-29нчы аятьләре иңгән. Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткаруны сораячак.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: