+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Иман
24 гыйнвар 2023, 04:55

Быел Хөсәен Фәизхановның тууына 200 ел тула

Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте мәгърифәтче Хөсәен Фәизхановның юбилеена багышланган чараларга әзерләнә башлады.

Быел Хөсәен Фәизхановның тууына 200 ел тулаБыел Хөсәен Фәизхановның тууына 200 ел тула
Быел Хөсәен Фәизхановның тууына 200 ел тула

Аларның беренчесе 26 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсендә галимнең туган авылы Сафаҗайда узачак.

Хөсәен мулла 43 яшендә вафат булган, туган авылында дәфен кылынган. Хөсәен Фәизханов исемен йөртүче Түбән Новгород Ислам институты ректоры Фәнис хәзрәт шушы көннәрдә генә аны зиярәт кылды.

Хөсәен Фәизхановның (1823-1866) 200 еллыгына багышланган чаралар ел дәвамында Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта да узачак. Мәгълүм ки, Шиһабетдин Мәрҗани шәкерте 1854 елдан Санкт-Петербург университетының Шәрекъ телләре факультеты студентларына лекцияләр укыган.

Галимне хөрмәтләү чаралары Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең 2021 елның 23 сентябрендәге Пленумы карары нигезендә уздырыла. Мөфти шәех Равил Гайнетдин оештыру чараларын җитәкләүне үзенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновка йөкләде, дип хәбәр итә DUMRF_TAT.

Фото: DUMRF_TAT.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас