+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
26 гыйнвар 2023, 10:05

Рәгаиб кичәсен ничек уздырырга кирәк?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган кичтә (26-27 гыйнвар, рәҗәб аеның 4-5нче көннәре) уяу булырга киңәш иткән. Фәрештәләр аны Рәгаиб кичәсе дип атаганнар.

Рәгаиб кичәсен ничек уздырырга кирәк?Рәгаиб кичәсен ничек уздырырга кирәк?
Рәгаиб кичәсен ничек уздырырга кирәк?


“Нинди көн соң ул Рәгаиб кичәсе? Бу — сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе хәзрәти Габдулла белән әнисе хәзрәти Әминәнең никахлашкан көннәре.

Күп гасырлар дәвамында мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирәләр. Әлеге кичәдә догалар кабул була. Рәгаиб кичәсен гыйбадәт кылуда, тәүбә итүдә һәм дога кылуда үткәрергә тырышыгыз. Коръән укыгыз, намазларыгызны укыгыз һәм яраткан Пәйгамбәребезгә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтегез. Иншәә Аллаһ кылган догаларыбыз кабул булыр!

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм икенче бер хәдисендә болай дип әйткән: “Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә Үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, Җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаетенә каршы кичәләр”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас