Габдуллаһтан да, Әминәдән дә алтыннар, байлыклар калмаган. Аларның никахыннан дөньяга бер изге бала туган. Бөтен никахларның максаты, нәтиҗәсе — бала. Әгәр без бөтен яктан үзебезгә караганда яхшырак балалар калдырабыз икән, димәк, безнең гомеребез заяга үтмәгән, димәк, без Аллаһ Тәгалә каршысында бурычыбызны үтәгәнбез, дигән сүз. Пәйгамбәребезнең әтисе — улы туганчы, әнисе улына алты яшь вакытта вафат булалар. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм ятим кала. Әмма шушы Габдуллаһ белән Әминәнең саф җаннар, изге күңелле кешеләр, хәрамга катышмаган яхшы кешеләр булганы өчен, Аллаһ Тәгалә, изге бала биреп, дөньяны сөендерә.
Әбү Бәкернең (Аллаһ аңардан разый булсын) әйткән сүзе бар: “Аллаһны танымаган, хәрам белән хәләлне аермаган, изге гамәлләр кылмаган кешегә Аллаһның иң беренче җәзасы — дөньяда юлдан язган бала булыр. Ата-ананың төрле юллар белән тырышып-тырмашып җыйган байлыгын туздырыр өчен, картлык көнендә бөтен тынычлыгын алыр өчен шушы бер бала җитә, шушыннан артык бернәрсә дә кирәк түгел”.
Әгәр без, Аллаһны танымыйча, теләсә нишләп йөрсәк, безгә Аллаһ Тәгалә игелексез бала бирүе бар. Безгә җәза бу. Һәм инде, киресенчә, хәрамга катышмыйча, изге гамәлләр кылып, тормышның авырлыкларына сабыр итеп, үзебезне кешечә тотсак, хайван дәрәҗәсенә төшмәсәк, безгә Аллаһ Тәгалә бүләк иттереп изге, миһербанлы бала бирер. Рәгаиб кичәсе башлангач, моны без гаилә кичәсе, гаилә көне, дибез. Рәҗәб аенда ураза тоту искиткеч саваплы. Кемнең көче, ихтыяры җитә — уразага керик. Кояш баегач та хәләл ризыклар белән табыннар әзерлик. Гаилә белән шундый табыннар янында чөкердәшеп, сөйләшеп утырыйк. Изге теләкләр телик бер-беребезгә, бүләкләр бирешик. Кемнәрдер әти-әни булырга җыена икән, шушы көнне сәдакалар биреп, изге гамәлләр кылып, үзләренә Аллаһ Тәгаләдән изге бала сорасыннар. Инде баласы булганнар үзләренең балаларына тәүфыйк, һидәят бирүне үтенсеннәр. Ир белән хатын никахларына тугрылык сорасыннар. Ир — хатынына, хатын иренә бүләк биреп, матур-күркәм сүзләр әйтеп, шушы көнне үзләренең никахларын ныгытсыннар.
Кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән егет-кызлар бу кичәдә Аллаһ Тәгаләдән бер-берсенә тиң ярларны сорасыннар. Карт-карчыклар бу кичәдә Аллаһ Тәгаләдән тигез гомер, бергә-бергә, сау-сәламәт, тигез яшәү үтенсеннәр. Рәҗәб аенда Аллаһның рәхмәте яңгыр шикелле явар, ди. Менә шушы рәхмәт аенда, бигрәк тә җомга көндә, үзебезнең мөселман икәнебезне тоеп, бәйрәмне зурлап, Аллаһ Тәгаләгә муафыйк эшләр эшләп, хәерле теләкләрне телик. Үзебез өчен дә, балаларыбыз өчен дә, һәм киләчәк буын өчен дә. Чөнки гаилә ничек яши, никахның ныклыгы нинди — киләчәгебез шундый. Никахларыбыз төзек булмаса, аны игътибарга алмыйча яшәсәк, без хайван шикелле гомер иткән булабыз һәм үзебездән соң да юньле буын калдыра алмабыз. Балаларыбызның үзебездән начар булуы ихтимал. Әмма начар холыклы әти-әнинең дә баласы, әти-әнисенең хаталарыннан азат булып, яхшы бала булып үсәргә мөмкин. Әти-әнинең бурычы — тәрбияле бала үстерү. Рәҗәб аенда нәфел уразаларыбызны да тотыйк, намазларыбызны да тырышып укыйк, сәдакалар да бирик. Изге теләкләр теләп, үзебезгә гаилә бәхете сорап, Рәгаиб кичәсен игелекле иттереп каршылыйк. Без аны изге бер гадәткә, гаилә бәйрәменә әйләндерик.
“Аллаһ Тәгаләнең дөрес яшәмәгән кешеләргә беренче җәзасы – юлдан язган бала”, диде Әбү Бәкер (Аллаһ аңардан разый булсын). Әти-әнисе тау-тау алтын, бәллүрләр җыярга, берничә катлы өйләр салырга мөмкин, әмма баласында мәгънә булмаса, ул кеше картаймыш көнендә бәхетсез бәндәгә әйләнер. Баласының холкын алыштырыр өчен бөтен байлыгын бирер иде, әмма ул моны эшли алмый. Шуңа күрә гаилә, бала тәрбиясе беренче урында булырга тиеш. Аннан соң гына байлык турында уйла. Без бүген байлык тупласак, балаларыбызга рухи тәрбия бирмәсәк, ниндидер бер югарылыкка ирешербез, дип өмет итәргә дә кирәкми.
Балаларыбызның барлык теләкләрен үтәп, сораганнарын биреп, нәрсә эшлиселәре килсә – шуңа юл куеп торсак, без бу гамәлебез белән юлбасарлар үстерүебез ихтимал. Сак булырга кирәк, Рәгаиб кичәсе безгә шуларны искәртеп торсын, әти-әнинең — балаларына, балаларның әти-әниләренә хөрмәт көне булып, ир белән хатынның бер-берсенә хөрмәт көненә әйләнсә иде.
Хәер, бер карасаң, Аллаһның бөтен көннәре дә — бәйрәм, без бөтен көнне дә изге гамәлләр белән билгеләп үтәргә тиеш. Әмма Аллаһ Тәгалә бәндәләргә рәхмәт өчен менә шушындый аерым бәйрәм көннәрен дә билгеләнгән. Бәндә шушы көнне, савабына кызыгып, нәфел уразалар тотып, нәфел сәдакалар биреп, шушыннан күркәм гадәткә күнегеп китмәсме?! Һәр көнне күркәм эшләр эшләргә, гаиләне матур сүзләр белән тәрбияләргә кирәк. Ир белән хатын да бер-берсенә күркәм сүзләрне һәркөнне әйтергә тиеш. Әмма бу — аерым көн. Бу — бөтен кешелек дөньясына рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребезнең әтисе белән әнисенең кавышкан көне.
Аллаһ Тәгалә барлык нәрсәне пар-пар итеп яраткан. Аллаһ Тәгалә адәм балаларына да пар булып яшәүне фарыз дәрәҗәсенә куйган. Адәм баласы, үзенең тиңен табып, парлы булып яшәргә тиеш. Һәм, әйткәнемчә, үзенә караганда яхшырак, изгерәк балалар калдыру ләзим. Адәм баласының бу дөньяда төп вазыйфасы шул: үзеннән соң тәртипле, тәрбияле буын калдырырга тиеш. Никах Аллаһ Тәгалә каршысында – иң күркәм, иң саваплы, иң кирәкле гамәл.
Бу уңайдан бер нәрсә әйтеп үтәсе килә: кайчан никах укырга ярый, кайчан ярамый? Хәзер гәзитләрне карыйсың, укыйсың да аптырап каласың — монысына йолдызнамә туры килми, монысының ае, көне башка, аларга, имеш, никахны бүтән вакытта укырга кирәк, хәзер һич очына барып җитәрлек түгел.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: “Сәфәр ае юк, шомланулар юк”, диде. Бернинди ырым да булырга тиеш түгел. Аллаһ Тәгалә каршысында никах күркәм эш булгач, һич тә аптырап тормаска кирәк. Яхшы эшне эшләр өчен без берәр вакытны сайлыйбызмы? Юк. Изге эш эшләргә ярамаган көн бармы? Юк. Шуңа күрә никах укырга ярамаган көн дә, сәгать тә юк. Бөтенесе урынсыз шомлану, урынсыз ырым. 3-4 елга бер тапкыр гает белән җомга көн бергә туры килә. Менә шушы вакытта — гает чыкканнан соң җомга укыганчы — никах укымый торырга кирәк, дигән фикер бар. Монысы да вакыт тыгыз булудан гына. Тагын бер нәрсә: ураза аенда никах укылмыйча тора. Бу — яшьләрнең уразасына авырлык килмәсен өчен. Җир йөзендәге миллиардлаган мөселман ураза тотып, намаз укып яши. Алар никахланганнан соң да ураза тотарга тиеш. Әмма бу айда укылса да, аның бернинди гөнаһы юк, авыз ачылганнан соң никах мәҗлесе ясалса, шулай ук гөнаһы юк.
Әмма иң борчыганы, иң әрнеткәне — никах мәҗлесен эчеп, аракы туена әйләндерү. Мәрхүмне искә алу мәҗлесендә дә, Коръән укыган бүтән мәҗлесләрдә дә табынга аракы куймыйбыз бит. “Менә бүген әнисенең җидесе, ул кеше эчеп йөри икән”, — дип, шаккатабыз. Ә никах мәҗлесе Коръән мәҗлесе түгелмени?! Аллаһ Тәгалә каршысындагы иң саваплы мәҗлес түгелмени?! Бүтән көнне — Коръән укыган көнне аракы эчкән кешене гаеп итәбез, ә никах мәҗлесендә, беренчедән, Коръән укыйбыз, икенчедән, Аллаһ Тәгаләнең кушкан бер фазыйләтле эшен башкарабыз, һәм шушында мулланың чыгып киткәнен генә көтеп торабыз да егылганчы аракы эчәбез. Бу нинди кысага сыя? Бу икейөзлелек була түгелме? Әйе. Бу — бик зур гөнаһ. Менә моннан сак булырга, бу гадәтне безгә бетерергә кирәк.
Бер генә гаилә нигезен дә, дәүләтне дә аракы ныгытканы юк. Аракы эчеп, теләк теләп, беркемнең дә уңганы юк. Аракы — бозыклыкларның анасы, һәм без, шушы никах көнне бозыклыкның иң начарын эшләп, сез әйбәт яшәгез, дип, теләк телибез. Бу бит бер кысага да сыймый. Кешеләр, әлбәттә, никахсыз да яши алалар. Хайваннар никахсыз яши бит. Никах укымыйча да яшәп була. Никах укымыйча да балалар үстереп була. Хайваннарның балалары, үсеп җиткәч, әти-әнисен оныта. Әти-әнисен кадерләми хайван. Никахсыз яшәсәк, я булмаса, никахыбызга хилафлык китерсәк, бу исә балаларыбызның да үсеп җиткәч, безне онытуына, хөрмәтләмәвенә, кадерсезләвенә китерә. Шуңа күрә адәм баласының күз карасыдай саклый торган гадәте никах булырга тиеш. Ул үзенең никахына тугры булырга тиеш. Ул үзенең никахын бозмаска, никахына хыянәт итмәскә тиеш.
Әгәр бер ирнең хатыны, тормышыннан риза булмыйча, әти-әнисе йортына кайтып китеп яшәп, ире янына яңадан килә икән, ул килгәч никахны яңарту кирәк. Яки ир кеше хатынын өеннән куып чыгара икән, бу вакытта да кире алып кайтканнан соң никах яңарту әйбәт. Шуңа күрә ир кешенең авызын чамалап ачуы, хатын-кызның аягын чамалап атлавы бик мәслихәт. Теләдем — киттем, иртәгә киләм, дип йөрергә ярамый.
Әлеге мәсьәләгә без бүген җиңел карыйбыз. Шуңа күрә кайбер гаиләләр яман тормыш алып бара. Никах ул — Аллаһ Тәгалә каршында, шаһитлар каршысында бер-береңә вәгъдә бирү, бер-береңнең һәм әти-әниеңнең ризалыгы белән яши башлау.
Күп вакытта әти-әнисенең ризалыгы да соралмый хәзер. Яшьләргә ирек бирелде, мәхәббәткә дә ирек куелды, дип, әти-әни сүзенә колак салмыйбыз. Тормыш кору бернинди тәҗрибәсе булмаган яшьләр кулына тапшырыла. 3-4 ел асрар өчен базарга сыер алырга чыксак та иң беренче итеп нәсел-токымын сорыйбыз. Гомерлеккә тормыш юлдашы алганда аның нәселенә дә, әти-әни фикеренә дә исебез китми. Ахырда, гаиләләрнең яртысыннан күбе таркала. Ихтималлык теориясе буенча, ике очракның берсе генә уңай була ала. Безнең байтак яшьләр бүген никахка очраклылык белән керә.
Әмма авылда хәл бераз яхшырак. Чөнки анда кеше бер-берсе белән аралашып яши, бер-берсен белә. “Бу нәселнең янына барма, бу кеше белән танышма”, — дип кисәтеп торалар. Шуңа аерылышучылар да 50 процентка ук җитми. Әти-әнинең әйтүләре колакка керә. Никах вакытында кыз белән егет Аллаһ Тәгалә каршысында, шаһитлар алдында бергә яшәргә ант итәләр, вәгъдә бирәләр. Нәрсә дип? Беренчесе — әти-әнинең хакын хаклармын, дип. Икенчесе — балаларымның хакын хаклармын, ир кеше — хатын хакын хаклармын, ди, хатын кеше, ир хакын хаклармын, ди. Шушы өч төрле бурычны алар үзләренә йөкләмә итеп ала. Никахта кыз бала да, ир бала да: риза булып бардым, риза булып алдым, дигәч, Аллаһ Тәгалә каршысында да, бәндәләр каршысында да вәгъдә биргән була. Иремне ир итеп санармын, ди хатын-кыз; ир кеше — хатынымны хатын итеп тотармын, ди. Һәм әти-әнине дә догасын алырлык иттереп, алар риза булырлык итеп тәрбияләп озатырмын, ди. Һәм балаларымны шәригатькә муафыйк иттереп, Аллаһ Тәгалә кушканча тәрбияләп үстерермен, ди. Никах менә шундый була.
Балаларыбызны никахка җитди итеп әзерләргә, үзебез дә никахыбызга хилафлык китермичә, аңа тугры булып яшәргә тиешбез.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ.