+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
30 гыйнвар 2023, 10:45

Әти-әниләргә дога кылыйк!

Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр.

Әти-әниләргә дога кылыйк!
Әти-әниләргә дога кылыйк!


“Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, алар безне баккан. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең өчен борчылып, яныбыздан китмичә дәвалаганнар. Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын» дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчереп, өс-башыбызны карап, башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар...

Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә. Балалары өчен хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап, һәрвакыт дога кылырга тырышалар. Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһ Тәгаләнең Коръәнендә ата-аналарга дога кылырга әмер ителә: «Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра» (“Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм әхирәттә шәфкать кыл!”) («Исра» сүрәсе, 24нче аять).

Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен бу дөньяда – бу дөнья яхшылыкларын, әхирәттә әхирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк! Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк”, - дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: