+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
1 февраль 2023, 09:45

Сез быелгы Рамазан аена әзерме?

Рамазан ае башланырга да аз вакыт калып бара. Сез изге айга әзерләнәсезме?

Сез быелгы Рамазан аена әзерме?
Сез быелгы Рамазан аена әзерме?

“Һәрберебез дә белә: әгәр дә берәр җиһазны, автомобильне яки самолетны берәр завод, җитештерә торган оешма ясаган икән, аларга билгеле бер график куела: мәсәлән, күпмедер вакыт очканнан соң, самолетны тикшертергә кирәк, чөнки билгеле бер вакыттан соң, аның очуы һәм имин булуы шик астында кала.

Һәрберегез дә белә: яңа автомобиль аласыз икән, анда: «Шуның кадәр чакрым үткәннән соң, машинагыз сервиска керергә, белгечләргә күрсәтелергә тиеш», – дип язылган була. Әгәр боларны үтәмәсәк, машинабызда имин халәттә йөрүебезне дәвам итеп булмас.

Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә адәм баласын бу дөньяга ашау, эчү, йоклау, йорт салып яшәү өчен генә яратмаган. Раббыбыз Ахирәт алдыннан безгә берничә дистә ел вакыт бирә, безнең җәннәтле булуыбызны тели. Безнең бу дөньядагы төп максатыбыз турында Коръәндә болай дип әйтелгән: «Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар дип яраттым» («Әз-Зарият / Таратучылар» сүрәсе, 56нчы аять).

Унбер ай буена кеше рухи яктан, тән (физиологик яктан), гыйлем ягыннан, ихласлыгы ягыннан туза. Төрле очраклар булырга мөмкин: бәхәсләшеп тә алу, гайбәткә дә керү, ялган да... Аллаһы Сөбеханәһү вә Тәгалә шуңа күрә безгә төзәлергә, яңарырга, пакьләнергә, тәнне сәламәтләндерергә, акылны ачfрга, гыйлемне арттырып, калебне пакьләп, киләсе унбер айда да рухи көч, гыйлем белән тагын бер башка күтәрелү өчен Рамазан аен җибәргән.

Ничек уйлыйсыз: сез быелгы Рамазан аена әзерме? Рамазан аена әзерләнү бик җайлы: нәфел уразаларын, шулай ук һәр атна саен Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте буенча, дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дә нәфел уразаларын тота, Коръән укый яки укырга өйрәнә, көн саен салаватлар әйтә башлый алабыз.

Теләк кирәк! Ә мөмкинлек табылачак. Килешәсезме?” – дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: