Ачык һавадагы “Салют, Җиңү” музеенда сугыш коралларын караганнан соң, данлыклы, моңа кадәр фотосурәтләрдән генә күргән, тарихи “Хөсәения” мәчетенә бардык. Ул 1892 елда күренекле I гильдия сәүдәгәре, иганәче Әхмәт бай Хөсәенов тарафыннан Сәүдә сарае урамында (хәзерге Киров урамы) төзелгән һәм Ырынбур шәһәренең 6нчы җәмигъ мәчете булып торган. Төзелеш урыны мәдрәсә белән уртак “Гыйбадәт комплексы” формалаштыру өчен шәһәрнең үзәк тарихи өлешендә сайланган.
Совет власте чорында, 1931 елда бинаны Татар педагогия техникумы эшчәнлеге өчен җәмәгатьчелек тапшыралар. 90нчы елларга кадәр бина Эчке эшләр министрлыгы ведомствосында булган. Халык депутатларының Ырынбур шәһәр Советының 1991 елдагы карары белән “Хөсәения” мәчете һәм өлешчә комплекс бинасы Ырынбур өлкәсе мөхтәсибәте балансына тапшырыла. Бу карардан соң шәһәр мөселманнары мәдәни мирасны саклау буенча гомуми эштә актив берләшә. Күп еллар дәвамында җыелган ишегалды мәйданчыгыннан чүп-чардан тазарту, бинаны чистарту һәм тәртиптә тоту һәм башка эшләр мәхәллә халкы тарафыннан башкарыла. Шулай ук иганәчеләр көче белән мәчеттә 100 елга якын үткәрелмәгән ремонт эшләрен башкарыла.
Икенче катны төзекләндереп (беренче катта ведомстводан тыш сак урнашкан була) 1993 елның 23 апрелендә беренче җәмәгать намазы укыла. Мәчетне төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, 1994 елның 7 маенда манарасына ай куела.
Хәзерге вакытта Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате белән мәчет үзенең төп вазыйфасын үти. Мәчеттә дини йолалар башкарыла һәм чаралар оештырыла, Ислам нигезләре һәм әхлакый тәрбия дәресләре үткәрелә.
Автор фотосы.