

Проектны тормышка ашыручы булып нәсел тамырлары Уран авылы белән тыгыз бәйләнгән Марс Тәлгать улы Шәриповның торуы очраклы түгел. Ул 1980 елда шушы авылда туган, балалык һәм үсмер еллары да хәзерге вакытта Каран авыл биләмәсенә караган Уранда үтә. Арытаба Марс Шәрипов язмышын Туймазы районының Кандра авылы белән бәйли, биредәге нефтьчеләр оешмасында слесарь вазыйфасында хезмәт юлын башлый. Югары белемле – читтән торып Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлый. Хәзерге вакытта “РМ — Бурение” җәмгыятенең Кандрадагы бүлегендә әйдәүче инженер вазыйфасында хезмәт сала.
— Язмышым шулай язылгандыр, туып-үскән авылымнан ерак та булмаган Кандрада төпләндем, биредә йорт салып, нигез яңарттым, гаилә кордым, — ди Марс Шәрипов. — Җәмәгатем Гөлчәчәк Миргали кызының нәсел тамырлары Бүздәк районының Батырша авылына барып тоташа, бәйләнгән, хәзерге чорда исә, Бүздәк районының баш архитекторы вазыйфасын башкаруга бәйле, Кандрадан Бүздәккә йөреп эшли. Туган авылдан үзем дә аерылмадым диярлек, чөнки биредә әнием яши, шуңа да гаилә белән еш кайтып йөрибез.
Марсның туган төбәгендә нәкъ мәчет төзүгә алынуының шактый җитди сәбәпләре бар. Балачакта Уранда яшәгәндә гаиләсендә күңеленә дин юнәлешендә изге орлыклар салынудан килә бу. Шуңа бәйле, Ислам нигезләрен үзаллы өйрәнү белән генә чикләнмичә, Казанда дини уку йортларында гыйлем туплап, һөнәри яктан ныклы әзерлек ала. Моның нәтиҗәсе яшь хәзрәтнең җәмәгать эшчәнлегендә дә чагылыш таба, атап әйткәндә, төп хезмәтеннән аерылмыйча, дини йолаларны үтәүдә катнаша башлый. Гомумән, Марс Шәриповның дин юлындагы игелекле гамәлләрен Каран тарафларында да халык күреп-белеп тора. Мәсәлән, Иске Актау авылы мәчете белән ныклы бәйләнешләр урнаштырып, мәхәлләгә дини эшчәнлектә төрлечә ярдәм күрсәтә.
Тарихи чыганаклардан һәм риваятьләрдән 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр Уран авылында өч мәчет булуы билгеле. Авылдашлар белән киңәшләшеп, шуларның берсен тергезү максатында, Марс Шәрипов башлангычы белән Уранда әзерлек эшләре башлана. 2019 елда була бу. Атап әйткәндә, рәсми документлар тутырыла, урындагы хакимият ризалыгы алына. Бер үк вакытта төзелешкә халыктан акча җыю, спонсорлар җәлеп итү дә оештырыла. Мәчет урыны итеп авылның мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре янындагы мәйдан сайлана. 2022 елның 20 апрелендә дини йолаларга туры китереп, яңа мәчетнең нигез ташлары салына.
— Тәкъдим ителгән проектлар күп иде, аларны ныклап өйрәндек, авыл халкы белән киңәшләштек, — дип искә ала Марс хәзрәт. — Ниһаять, Благовар районының Сынлы авылында күтәрелүче мәчет үрнәгенә тукталдык. Үлчәме буенча ул нәкъ менә безнең авылга туры килә: озынлыгы — 11, киңлеге – 7 метр. Иң мөһиме — авыл халкы тәкъдимне хуплады, шуңа да төзелештә актив катнаша.
Чагыштырмача яшь булса да, Марс хәзрәт гаҗәп дәрәҗәдә тыйнак, моңа өстәп, шактый итагатьле кеше. Халык арасында аның финанслау буенча зур өлеш кертүе яхшы билгеле булса да, ул үзен төзелешне оештыручы, халыкны гомум максатка туплаучы итеп кенә исәпли. Аңынча, төп ярдәм авыл халкыннан һәм шушы төбәккә бәйле малтабарлардан килә, шул ук вакытта, спонсорларның өлеше дә тоемлы. Матди ярдәм күрсәтүчеләрнең, керткән акчасы күрсәтелеп, мәчет кенәгәсендә теркәлә.
Белгечләр исәпләвенчә, хәзерге чорда 3 миллион сумлап акча салынып, төзелеш эшләренең өчтән ике өлеше башкарылган да инде. Сметага ярашлы, янә дә 2 миллион сум таләп ителә, ул иганәчеләрдән җыелачак. Көннәр җылыту белән янә дә эшкә тотынмакчылар, төзелеш материаллары тупланган. Әйтергә кирәк, Уран авылы халкының игелекле гамәле Бүздәк районы хакимиятендә дә яклау тапкан. Марс хәзрәт билгеләвенчә, Каран авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Валерий Исхаковның ярдәме дә тоемлы. Менә шулай, бердәм тырышлык һәм дә Аллаһ ризалыгы белән төзелешне быелгы Корбан бәйрәменә кадәр төгәлләмәкчеләр.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.