Җомга - догалар кабул була торган көн. Шул сәбәптән без дә, форсаттан файдаланып, күп итеп догалар кылырга тырышыйк.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм еш кына шушы доганы кыла торган булган: “Раббәнәә әәтинәә фид-дүнйә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрәти хәсәнәтән, вәкыйнәә гәзәбәннәр” (“Раббым, безгә дөньяда да, әхирәттә дә яхшылыкны бир. Безне ут газабыннан да Үзең сакла!”)
Җомга мөбарәк булсын! Хөрмәтле дин кардәшләр, милләттәшләр, сезнең игътибарга Уфаның беренче җәмигъ мәчетенең тарихи фотосурәтләрен тәкъдим итәбез.
Фото: goskatalog.ru