+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
21 февраль 2023, 13:14

Шәгъбан ае мөбарәк булсын!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Рәҗәб — Аллаһның ае, Шәгъбан — минем аем, ә Рамазан — өммәтемнең ае”, – дигән.

Шәгъбан ае мөбарәк булсын!
Шәгъбан ае мөбарәк булсын!

Аллаһыга шөкер, Рәҗәб айларын гамәл-гыйбадәттә үткәреп, изге кичәләрен зикер-тәсбих вә догада уздырырга насыйп булды. Хәзер инде Шәгъбан аена да аяк бастык. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ае. Бәраәт кичәсе булган ай. Рамазан ае алдыннан килгән ай.

Тулы ай ураза тоту Рамазан аенда килсә дә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Шәгъбан аеның беренче яртынсында күп ураза тоткан дип әйтелә. Шәгъбан аеның икенче яртысында бераз ял итеп, фарыз уразасына әзерләнү хәерле санала.

Шәгъбан аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Раббыбыз савапларны арттырып бирә, шул сәбәпле, изгелекләрне күбрәк кылу бик тә әһәмиятледер. Бу форсатны кулланган кешеләр – уңыш казанучылар.

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Ошбу олы фазыйләтләре булган айда, гафләттән уянып, иәгелекләребезне тагын да арттырып, Аллаһның ризалыгына ирешергә насыйп булсын!

Раббыбыз Аллаһ Рамазан аена хәерле рәвештә әзерләнергә насыйп итсен! Шәгъбан ае мөбарәк булсын!

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: