-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
27 февраль 2023, 15:05

Ураза тоту сәламәтлеккә зыян китерәме?

Рамазан ае белән бәйле бер ялгыш фикер яши, ул – “Ураза тоту минем сәламәтлегемә зыян китерә”.

Ураза тоту сәламәтлеккә зыян китерәме?
Ураза тоту сәламәтлеккә зыян китерәме?


“Еш кына кайбер кешеләрдән «Мин ач тора алмыйм, миңа килешми, авырый башлыйм», - дигән сүзләр иешетергә туры килә. Дөрестән дә, кайбер кешеләргә даими рәвештә су һәм дару эчеп торырга кирәк. Андый очракларда ураза тоту-тотмау мәсьәләсен табиб белән бергә хәл итәләр.

Ә калган очракларда, кеше үзенең әзерлексезлеген авыруга санап, ялгыш фикергә ышанып, ураза тоту кебек зур әҗер-саваплы гамәлдән үзен мәхрүм итә.

Авырлык дөрес тукланмау, авыр, зыянлы ризыклар ашау аркасында килеп туа. Шуңа да сәламәтлегебезнең әманәт булуын исәптә тотып, Рамазан ае башланыр алдыннан саулыгыбызга тагын да игътибарлы булыйк. Ашказаны, эчәклекләр белән кыенлыклары булган кешеләр Рамазан ае алдыннан табибларга күренеп, сәламәтлекләрен тикшертсәләр яхшы булыр. Табиб нинди дә булса дарулар язып, кирәкле киңәшләрен бирергә мөмкин. Без, үз чиратыбызда, аның күрсәтмәләренә җитди карарга тиеш булабыз, чөнки уразабызны камил итеп тотарга телибез.

Раббыбыз Сөбеханәһу вә Тәгалә болай дип әйткән: «Рамазан ае – аңарда кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән [ай]. Сездән берәү Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен» («Әл-Бәкара / Сыер», 185нче аять).

Рамазанга әзерлек кысаларында шушы айны сәламәтлегебезне ныгытып, табибларга күренеп уздырыйк. Рамазан аен барыбызга да сау-сәламәт итеп каршы алырга насыйп булсын!” – дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: