+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
2 март 2023, 11:44

Никахта әйтелгән теләкләр кабул булуның ике шарты

“Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев никах табыны артында әйтелгән теләкләрнең кайсы очракта кабул булмавы турында сөйләде.

Никахта әйтелгән теләкләр кабул булуның ике шарты
Никахта әйтелгән теләкләр кабул булуның ике шарты
“Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, никах табынында теләгән теләкләр кабул була, дигән, әмма аның ике шарты бар. Беренчесе – андагы кешеләр тиешле киемнән булырга тиеш. Никах туенда яулыксыз утыручылар, кыска җиңле кием киючеләр бар. Кешеләр тиешле киемнән утырмый икән, бөтен теләгәннәр җилгә оча, бушка була. Икенчесе – өстәлдәге ризык хәләл булырга тиеш. Хәзер хәләл ризык табу авыр түгел, әмма бу таләпкә барыбер җитди карамыйлар”, – диде Җәлил хәзрәт Фазлыев “Тәртип” радиосы уздырган “Татар никахы” дигән "түгәрәк өстәл"дә.

Никах табыны артында кешеләр тиешле киемнән булмаса, өстәлдә хәрам ризык булса, теләк кабул булмый, бу никах укылмаган кебек була, ди ул. Аерылышулар санының күп булуын да ул шуның белән аңлатты”, - дип яза tatar-inform агентлыгы.

Фото: dumrt.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: