+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
2 март 2023, 11:11

Рамазан – ганимәт, нигъмәт, табыш ае

“Аллаһы Раббыбыз безгә Рамазан аен бүләк итеп бирде. Раббыбыздан бу айда иминлек, сәламәтлек, иман ныклыгы, безләрне гафу итүен, изгелекләребезне кабул итүен сорыйбыз. Ел әйләнәсендә айларның бөеге, солтаны - Рамазан аедыр.

Рамазан – ганимәт, нигъмәт, табыш ае
Рамазан – ганимәт, нигъмәт, табыш ае

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әй Аллаһ коллары! Рамазан ае килде. Бу бөек ай сезне үзенең шәүләсе белән каплый”, – дигән.

Бу ай – ганимәт, нигъмәт, табыш ае. Без “табыш” сүзен бик яратабыз. Табыш – ул дәүләт, байлык, дөнья малы. Рамазан ае табыш булгач, ул нинди дәүләт, байлык соң? Рамазан ае – дөнья малы, табышы түгел. Уразаны дөньяда байлыкка ирешер өчен түгел, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, Әхирәт дәүләтенә ирешер өчен тотабыз.

Бу ай кемнәр өчен табыш соң? Рамазан ае бу айга исән-имин, сәламәт килеш ирешүчеләр өчен табыш булып тора. Рамазан аенда ураза тоту - фарыз гамәл, Ислам диненең рөкене. Мөселман кешесе бу айда Коръән иңгәнен, Коръәнне күп уку тиеш икәнен белә. Имам Әбү Хәнифә хәзрәтләре Рамазан аенда ике тапкыр: көндез вә кич (төнлә) Коръәнне хәтем кыла торган булган. Рамазан аенда Коръән укырга әзерме сез?” – дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: