Моның өчен нишләргә соң? Иң беренче булып Аллаһ Тәгаләгә дога белән мөрәҗәгать итеп күлыбыздан килгәнне эшләргә тырышырша тиеш.
Ә дога кабул булсын өчен нишләргә? Бу сорауга Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер киңәшенә игътибар итик.
Расүл Әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Җомга көнендә бер вакыт бар, әгәр дә шулвакытта намаз укучы мөселман кешесе Аллаһыдан берәр хәерле нәрсә сораса, Раббыбыз аңа аны бирәчәк”, – дип әйткән.
Бу вакытны калдырмас өчен һәр намаздан соң булса да бер дога кылсак бик яхшы булыр!
Раббыбыз Аллаһ догаларыбызны кабул итсен! Җомга мөбарәк булсын!
Фото: pixabay.com.