+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
4 март 2023, 12:30

Аллаһның ризалыгына ничек ирешергә?

Ял көннәрендә Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешер өчен менә дигән мөмкинлек туа, бигрәк тә туганнарыбыз бездән ерак яшәмәсә.

Аллаһның ризалыгына ничек ирешергә?
Аллаһның ризалыгына ничек ирешергә?

Туган-тумачаны кунакка чакырып яисә үзебез аларның хәлләрен белеп кайтырга барсак, Раббыбызның бер әмерен үтәгән булырбыз һәм зур гөнаһтан сакланган булып саналырбыз.

Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “...Раббыгыздан куркыгыз. Аның исеме белән бер-берегездән үтенә торган Аллаһтан (Аңа каршы баш күтәрүдән) һәм туганлык җепләреннән (аларның өзелүеннән) куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – сезне күзәтүче...”, - дип әйтә. Туганлык җепләрен өзүнең гөнаһ икәнен Раббыбыз бу аятьтә аңлатып бирә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә туганлык җепләрен ныгытуга чакыра, сәлам биреп кенә булса да туганлык җепләрен саклагыз, дип киңәш бирә.

Шул сәбәптән бу форсат, ягъни ял көннәре белән хәерле рәвештә кулланып, Раббыбызның ризалыгына ирешергә насыйп булсын!

Автор фотосы.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: