+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
6 март 2023, 12:27

Өйдән чыкканда нинди дога укырга?

“Көн саен диярлек иртән-иртүк өйдән чыгып китәбез. Кемдер - эшкә, кемдер - укуга, максатыбыз бер: дөнья тормышын хәерле рәвештә алып бару, гаиләләребезне тәэмин итү, тәрбия кылу, гыйлем алу.

Өйдән чыкканда нинди дога укырга?
Өйдән чыкканда нинди дога укырга?

Шул вакытларыбыз да гыйбадәттә үтсен, йортларыбыз, фатирларыбыз имин булсын өчен чыкканда менә бу доганы укып куйсак бик яхшы булыр: “Бисмилләәһи тәүәк-кәлтү гәләллааһ, ләә хәүлә үә ләә кувәтә илләә билләәһ” (Мәгънәсе: “Аллаһның исеме белән, Аңа тапшырылдым (тәвәккәлләдем). Көч һәм куәт бары тик Аллаһтандыр”).

Аллаһ Тәгалә хәерле көннәр, хәерле эш атналары насыйп итсен!” – дип яза “Татар хәзрәтләре”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: