+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
9 март 2023, 10:16

Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!

Мөбарәк Рамазан аена санаулы көннәр генә калып бара. Иншә Аллаһ, бик тиздән үзенең бәрәкәте, рәхмәте белән Рамазан ае килеп җитәр. Һәр мөселман кешесе аны түземсезлек белән көтеп ала, аңа әзерләнә.

Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!
Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!
Чыннан да, Рамазан аенда без башка айлардан аермалы буларак, уразаларыбызны җиңеллек белән тотуыбызны, ураза булсак та, көндәлек эшләребезне дә гадәттәгедән дә уңышлырак башкарып чыгуыбызны һәм, гомумән, уразада вакытның бәрәкәте килүен, ягъни әз генә вакыт эчендә дә күп нәрсәләргә өлгерә алуыбызны сизәбез.

Рамазан аена аяк басар алдыннан аңа кагылышлы булган хәдис-шәрифләр белән танышып үтү хәерле булыр. Белгәннәр өчен искә төшерү, белмәгәннәргә гыйлем булып барса иде, дигән теләктә калабыз.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мөбарәк Рамазан шәриф ае турында, узаза хакында менә мондый сүзләр әйтеп калдырган: “Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: