-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
10 март 2023, 09:25

Рамазан аенда кылына торган хата нинди?

Ураза тоту – адәм баласының рухын сафландыра торган бөек бер сынау. Һәр мөселман ел саен әлеге айны көтеп ала.

Рамазан аенда кылына торган хата нинди?
Рамазан аенда кылына торган хата нинди?

“Беренче хата булып Рамазан аенда ураза тотмау тора. Ни өчен?

Чөнки ул - фарыз гайн дәрәҗәсендәге гамәл. Ислам динендә фарыз гамәлләр бар икәнен беләбез, шуңа күрә аларны калдыру – Аллаһ каршында гөнаһлы булу дигәнне аңлата.

Кем дә кем Аллаһы Тәгаләгә ышана, фарызларны таный икән, аңа акрынлап аларны үти башларга кирәк. Шулай булганда, Кыямәт көнендә фарыз кылынган гамәлләр өчен соралганда җавап бирү җиңел булыр.

Аннан соң, безнең сәламәтлекләре зәгыйфь булган дусларыбыз да бар бит. Алар, теләсәләр дә, ураза тота алмый. Без, Аллаһыга шөкер кылып, гыйбадәтләребезне башкарырга тиешбез”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: