+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
14 март 2023, 12:05

Рамазан ае турында Коръәндә нәрсә әйтелгән?

Раббыбызның рәхмәте иңгән Рамазан аена якынлашабыз. Рамазан ае турында Коръәндә нинди хәбәр килә?

Рамазан ае турында Коръәндә нәрсә әйтелгән?
Рамазан ае турында Коръәндә нәрсә әйтелгән?

“Коръән Кәримнең иңгән вакыты - нәкъ менә Рамазан ае. Әлбәттә, бу турыда Кәлам Шәрифтә аятьләр дә бар. Аның танылганын халыкта “Шәһрү Рамазан” дип тә атыйлар.

Ул - Коръәннең “Бәкара” сүрәсенең 185нче аяте. Бу аятьтә Раббыбыз безгә шундый хәбәр бирә. “Рамазан ае – бу айда кешеләр өчен һидаять, туры юлны күрсәткән ачык дәлилләр, хакны ялганнан аерган Коръән иңдерелгән (ай)”, - дип, Аллаһы Тәгалә Рамазан аеның бәрәкәтен күрсәтә.

Соңрак, шул ук аятьтә бер әмер килә: “Сездән берәрегез Рамазан аена ирешсә, аны ураза тотып үткәрсен, ләкин кем (ураза тота алмаслык дәрәҗәдә) авыру яисә сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне (каза кылып тотарга тиеш). Аллаһ сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, (ураза тотарга кирәкле көннәр) санын тутырырсыз һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһны олыларсыз (дип). Бәлки, (Аллаһның хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә) шөкер итүчеләрдән булырсыз!”, - дип әйтә Раббыбыз һәм авыру вә сәфәр сәбәпле ураза тотарга көч вә хәлләре булмаган кешеләр өчен җиңеллек турында да хәбәр бирә.

Аллаһы Сөбехәнәһү вә Тәгалә бу аятьтә Рамазан-Шәриф турында бик күп файдалы һәм кирәкле хәбәрләр бирә, шулар белән кулланып калыйк”, - дип яза “Татар хәзрәтләре”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: