+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
16 март 2023, 12:45

Рамазан ае нинди гамәл-гыйбадәт белән башлана?

“Гадәттә, күпләр Рамазан ае нәкъ менә ураза белән башлана дип уйлый, ләкин бу дөрес түгел.

Рамазан ае нинди гамәл-гыйбадәт белән башлана?
Рамазан ае нинди гамәл-гыйбадәт белән башлана?

Белгәнебезчә, дини календарь буенча яңа көн кояш баегач башлана. Рамазан ае да кояш баегач керә, һәм беренче булып ахшам намазын укыйбыз да соңыннан, вакыты кергәч, ястү намазына керешәбез.

Ястү намазының сөннәтен укыганнан соң витр намазына кадәр Рамазан аена гына хас булган тәравих намазына керешәбез. Тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт булып санала.

Тәравих намазы 20 рәкәгатьтән тора. Икешәр рәкәгатьтән ун намаз итеп, яки дүртәр рәкәгатьтән биш намаз итеп укыла. Бу намаз ялгыз да укыла, әмма җәмәгать белән мәчеттә уку сөннәт санала.

Тәравих намазын җәмәгать белән укыганнан соң витр намазы да җәмәгать белән укыла. Имам тәравих намазының да, витрның да кыйраәтләрен кычкырып укый.

Димәк, Рамазан аена кергәч, беренче булып кылына торган, махсус булган гамәл-гыйбадәт - тәравих намазы. Ә сез моны белгән идегезме?

Рамазан аена исән-сау ирешеп, аны ураза вә гыйбадәттә үткәрергә насыйп булсын һәммәбезгә!” – дип яза “Татар хәзрәтләре”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: