+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
17 март 2023, 14:50

Мәгърифәтче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе

“Ихлас” мәчетендә “Галия” мәдрәсәсенә нигез салучы Зыя Камалине искә алдылар.   Уфаның “Ихлас” мәчетендә мәгърифәтче, педагог, Исламият белгече, фәлсәфәче, күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, атаклы “Галия” мәдрәсәсенә нигез салучы Зыя Камали истәлегенә багышланган “түгәрәк өстәл” үтте. Чарада галимнәр, тарихчылар, дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мөселман галимнәренең һәм мөгаллимнәренең мирасына битараф булмаган кешеләр катнашты.

Мәгърифәтче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе
Мәгърифәтче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе
Чара “Ихлас” мәчетенең мәхәллә мәҗлесе рәисе Мөхәммәд хәзрәт Гал­ләмов тарафыннан Коръән Кәрим укудан башланды.

Алга таба җыелучылар алдында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин чыгыш ясады. “Зыя Камали кебек галимнәрнең мирасын өйрәнү бик мөһим. Алар мәдәниятне һәм телне безнең көннәргә кадәр саклап калуда да мөһим роль уйнады. Халкыбызны аларның чын-чынлап бөек хез­мәтләре белән таныштырырга кирәк”, – диде мөфти.

Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының тарих һәм Башкортстан мәдәнияте тарихы бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Марсиль Фархшатов Зыя Камалинең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле яңа документлар турында сөйләде.

Зыя Камали (Пәрвәзетдин Җәма­летдин улы Камалетдинов) 1873 елның 9 декабрендә (иске стиль) әлеге Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Казан губер­насының Тәтеш өязеннән, авылда урнашканчы Иделдә бурлак булып көн күргән. Гаиләсе фәкыйрь булуына карамастан, Пәрвәзетдин алты яшендә авыл мулласыннан сабак ала башлый. Тырышлыгы белән бүтән шәкертләрдән аерылып тора.

Уфадагы “Госмания” мәдрә­сә­сендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыяэтдинне Уфаның “Җәмгыяте хәйрия” оешмасы 1898 елда Мисырга укырга җибәрә. Каһирәнең Шәрык дөнья­сында билгеле “Әл-Әзһар” университетында укый (остазы — галим Мөхәммәт Габдеһү (1849-1905). Нәкъ шул вакытта ул Зыя (Зыяэтдин) исемен ала. “Әл-Әзһар”да ул вакытта Муса Бигиев та белем ала.

1904 елда укымышлы галим булып, тәҗрибә туплап, Уфага кайта һәм “Госмания” мәдрәсәсендә укыта башлый. Гарәп, фарсы, госманлы төрек телләрен ана теледәй белә. Көнбатыш Европа телләреннән инглизчә һәм французча иркен сөйләшә, немец теленнән дә киң мәгълүматлы була, урыс телендәге фәнни хезмәтләрне, вакытлы матбугатны укып-күзәтеп бара.

Мисырда укыганда ук Зыя Камали, илгә кайткач, яңа уку йорты оештырып, балаларны “пакь булган Ислам дине рухы буенча тәрбия кылу тиеш”, дигән фикергә килә. Бу фикерне аның элекке укытучысы Хәйрулла Госманов та хуп­лый һәм, әлеге хыялны гамәлгә ашырыр өчен яңа мәдрәсә ачарга кирәк, дип киңәш бирә. Аның төп максаты – гыйлем һәм мәдәнияттә милләтне алга өндәү, ватандашларын дөнья халыклары фәне һәм рухи мирасы белән таныштыру, дип билгеләнә.

Мәгариф тарафдары Зыя Камали, үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә “Ислам дөньясы” (“Әлга­ләмел Ислам”) гәзите чыгара башлый (1906-07). Аның битләрендә халыкны гыйлем һәм мәдәният үрлә­ренә өнди.

Уфаның берничә башлангыч һәм рөшди мәктәпләренең эшчәнлеген өйрәнгәч, алардагы җитешсезлек-кимчелекләрне үз күзләре белән күргәч, Зыя Камали югары уку йорты оештыру хыялы белән яна башлый. Иксез-чиксез каршылыкларны җи­ңеп, кабул итү имтиханнары үткәреп, 1906 елның 10 октябрендә рәсми рәвештә “Галия” мәдрәсәсе (“Мәд­рәсәи Галия Диния”) эшли башлый. Зыя Камали мәдрәсәнең оештыручысы, ректоры-мөдире (1906-18, ябылганчы), мөдәррис-профессоры була. Гыйльме тәфсир, ходесса, сийәрен-нәби (Мөхәммәд пәйгам­бәрнең тормышы һәм эш­чәнлеге), психология фәннә­реннән үзе сабак бирә. Дәресләре тирән мәгънәле, эчке рухлы, ачык аңла­ешлы, ифрат бай һәм үтемле телдә була.

Мәдрәсәнең ректоры Зыя Камали: “Мәдрәсә минем өчен – кан тамырларымнан агучы каным, ул – йокысыз төннәрем, ул – минем бөтен шатлыгым һәм тормышым”, – дигән.

Күренекле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов 1906-08 елларда “Галия” шәкерте була, ә 1915-17 елларда биредә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Үзенең “Мәдрәсәи “Галия”дә уку” (1907), “Мәдрәсә чуалулары” (1913), “Мәд­рәсәи Галия вакыйгасы хакында берничә сүз” (1915) мәкаләләрендә һәм башка хезмәтләрендә ул мәдрәсәдә укыту дәрәҗәсенә югары бәя бирә.

Галимҗан Ибраһимов катлаулы хәлләрдә дә Зыя Камалинең мәдрә­сәне саклау өчен роле зур булуы турында яза: “Гомумән бу ун ел буена Зыя Камали ике ут эчендә яшәп килә. Ләкин шул ике ут эчендә дә Зыя Камали үзенең гадәттән тыш усаллыгы аркасында бу көнгәчә мәдрәсәне бөтен Русия мөсел­маннарында беренче мәдрәсә итеп яшәтеп алып килде”.

Галимҗан Ибраһимов мәдрәсә шәкертләренең зур белем алырга омтылышы, социаль мәсьәләләрне Коръән яктылыгында аңлата белү­ләре турында бәян итә. Аларның Исламның мәдәнияткә каршы булмавын Коръәннән, хәдистән, тарихтан алынган мисаллар белән дәлил­ләвен күрсәтә. Бу эштә Зыя Кама­линең роленә басым ясап: “Мин төрле мәдрәсәдә, төрле мәдрәсәнең дәресендә булдым. Ләкин Зыя Камали кадәрле шәкертнең гаклына хөррият биргән бер мәдрәсә дә очратмадым. Аның кадәрле шәкертнең фикерендә осталык уятырга тырышучы бер остаз күрмәдем. Ул шәкер­тенә үзенең осталыгын көчләп такмый. Матур ялны бирә, үзенекен әй­тә, ләкин син сукырча иярергә тиеш түгел”, – дип яза. Шул рәвешчә, Галим­җан Ибраһимов Зыя Камалине оста методист итеп тә сурәтли. Зыя Камали шәкертләрне хөр фикерле булырга, ләкин шәригатькә таянырга, үз фикереңне курыкмыйча әйтә белергә өйрәткән.

Зыя Камали — хатын-кызлар өчен башлап курслар ачучы. 1914 елда алар өчен дарелмөгаллимәт (учительская семинария) оештыра. Үзе әхлак (этика), гыйльме тәфсир дәресләрен алып бара.

Дүрт томлык “Фәлсәфәи Исламия”, “Дини тәдбирләр”, “Аллаһ га­дәләте” кебек хезмәтләрен бастырып чыгара. Әсәрләреннән “Коръәни Кәрим тәрҗемәсе”, “Коръәни Кәрим һидайәтләре”, “Дини мәктәп вә мәдрәсәләребез” кулъязма хәлендә калган.

Тирән гыйлемле Зыя Камали 1920-30 елларда да актив иҗади һәм җәмәгать эшчәнлеге белән шө­гыль­ләнә. Ул атаклы галим-мөфти Ри­заэтдин Фәхретдин даирәсендә (К. Тәрҗемани, В. Тәрҗемани, Җ. Абыз­гилдин, Г. Сөләймани, Г. Капкаев, Н. Мамлиев, М. Фәх­ретдинов, М. Буби, Г. Гомәри) Диния нәза­рәтендә әгъза вазыйфасында хезмәт сала. Уфада 1924-27 елларда нәшер ителгән “Ислам мәҗәлләсе” журналы битләрендә фәлсәфәи мәкаләләре басыла.

Ул 1938 елның 22 апрелендә кулга алына, җиде елга төрмәгә утыртыла. 1942 елда Самара төрмәсендә вафат була. 1956 елның 17 мартында аклана.

“Түгәрәк өстәл”дә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт университеты профессоры Таһир Әми­новның чыгышы Зыя Камали нигез салган “Галия” мәдрәсәсенә багышланды.

– “Галия” мәдрәсәсенең күп кенә идеяләре бүгенге көндә дә заманча. Безнең тарихта тупланган фундаменталь белемнәрне, идеяләрне һәм фикерләрне практикага күче­рергә кирәк. Башкортстан XII гасыр чигендә Ислам мәгарифе үзәклә­ренең берсе булган. Зыя Камали бик белемле булган, чит илләрдә укыган, берничә чит телне белгән. Мөгаллимнәрне мәдрәсәсенә үзе кебек шәхесләрдән туплаган. Мәдрәсә укытучылары язган дәреслекләр мәдрәсәдә генә түгел, кайбер университетларда да кулланылган. Мәдрәсәдә белем алу­чыларның күпләре соңыннан күренекле мәдә­ният һәм мәгариф, дәүләт идарәсе эшлеклеләре булып танылды, – диде Таһир Мәҗит улы.

– Зыя Камали бик авыр дәвердә яшәде. XIX гасыр азагында Бохара – Исламга өйрәтүнең бик әһәмиятле үзәге, кризис кичерә, бу, үз чиратында, мөселманнарның да кризиста булуын күрсәтә. Җәдитчеләр, шул исәптән Зыя Камали дә, Ислам нигезләрен һәм кануннарын үзгәр­тер­гә теләмәгән. Алар укыту һәм тәр­­биягә якын килүне үзгәртергә тели. Шулай ук ул мөсел­маннарның бердәмлеге өчен чыгыш ясады, – диде Русия Ислам университетының фәнни идарәсе җитәкчесе Рифат Сөяргулов.
Чишмә районының Келәш урта мәктәбе укытучысы Галия Арсланова якташлары Зыя Камалинең истә­леген мәңгеләштерү буенча башкарылган һәм алда торган эшләр турында сөйләде.

– Без үзебезнең бөек якташыбыз белән горурланабыз, мәктә­бебездә Зыя Камалинең тормыш юлы турында байтак материаллар, фото­сурәтләр тупладык. Мәктәптә авылыбызда туып-үскән башка билгеле шәхесләр – Мостай Кәрим, Сәйфи Кудаш, Фәридә Кудашева турында материаллар тупланган сыйныф бүлмәләре бар, аларның һәр­берсенә җаваплы кеше берке­телгән. Авылыбыздагы яңа бер урамга Зыя Камали исеме бирелде. Мәктәптә, китапханәдә Зыя Кама­линең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру максатында зур эш алып барыла. Безнең хыялыбыз һәм бурычыбыз – туган авылында Зыя Кама­линең музеен ачу. Киләчәк буын­ны менә шушындый бөек шәхесләр үрнәгендә тәрбия­ләргә кирәк.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: