+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
20 март 2023, 13:16

Рамазан уразасының сөннәтләре

Ураза тоткан вакытта кайсы гамәлләр сөннәт булып санала (киңәш ителә)?

Рамазан уразасының сөннәтләре
Рамазан уразасының сөннәтләре
Уразаның шартларын искә төшереп алган идек, хәзер инде сөннәтләрен дә искә төшерик.
Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр сөннәт санала:
1. таң атканчы төнлә торып, сәхәр ашау;
2. ураза тотып, нәфесне гөнаһлы эшләрдән тыюны ният кылу;
3. кәсептән бушаган вакытларда дини китаплар уку;
4. кояш баегач, ахшам намазын укыганчы авыз ачу.

Сөннәт гамәлне кылган кеше саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмаса да, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәфәгатенә (яклавына) ирешми.

Раббыбыз Рамазан уразаларын камил рәвештә башкарып чыгарга насыйп итсен!” – дип яза “Татар хәзрәтләре”.

Фото: pixabay.com

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: