Бәхетне “урлаучы” шундый 3 нәрсә бар: үткәннәр өчен үкенү, киләчәк өчен кайгыру һәм хәзергесе өчен шөкер итмәү.
Яшәеш чынбарлыгы шулдыр: аз белгән кешеләр күп сөйләшә, күп белүчеләр исә дәшми.
Үз кыяфәтен кайгыртучы кызга караганда үз-үзенең тотышын кайгыртучы кыз күпкә матуррактыр.
Алучы кеше учларын тутыра, биргән кеше исә – йөрәген.
Кеше асылын ике нәрсә билгели: аның мохтаҗлык вакытындагы сабырлыгы һәм муллык вакытындагы үз-үзен тотышы.
Сабырлык ул гадәти түзү генә түгел. Чын сабырлык ул – нинди хәлгә эләгүеңә карамастан, шул хәлне Аллаһның хөкеме дип кабул итеп, шуңа күнеп түзү.
Хикмәт иясе ул – күпне белүче түгел. Хикмәт иясе ул – кирәклесен белүче.
Караңгылык белән көрәшмәгез. Утны яндырыгыз да – шуның белән шул.
Аллаһны онытуга сәбәп булган шатлыкка караганда Аңа дога белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән авырлык хәерлерәктер...” – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Фото: pixabay.com.