+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
21 март 2023, 09:50

Уразаның файдасы бармы?

“Уразаның тәнебезгә файдасы бармы, яки ул бер гыйбадәт кенәме?

Уразаның файдасы бармы?
Уразаның файдасы бармы?
Ураза – гыйбадәт, ул Аллаһы Тәгалә өчен башкарыла. Әмма Аллаһы Тәгаләнең өстебезгә йөкләгән һәр гыйбадәтендә тәнебезгә дә, рухи халәтебезгә дә файда бар.

Ураза ризык кабул итүдән генә тыелу түгел, безнең уй-фикерләребез дә уразада. Рамазан аенда кеше төрле начар фикерләрдән, гайбәт сөйләүдән тагын да күбрәк тыелып тора. Шулай ук тәнебез дә пакьләнә: ашказаныбыз ел дәвамында җыелган зыянлы, токсинлы матдәләрдән арына.

Ураза – ул Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр өчен шөкер итү. Шөкер итү акыл ягыннан да, шәригать буенча да фарыз.

Ураза фәкыйрьләргә мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Байларга ел буе ач торган фәкыйрьләрнең хәленә төшенергә ярдәм итә.

Ураза шәһвәтне (җенси теләкләрне) тыя, чөнки күзгә матур булып күренгән нәрсәләр җенси теләкләрне уята. Ач торганда исә тыелып калып була”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: