Конкурста республиканың 18 районыннан 7-14 яшьтәге 50дән артык кыз катнашты. Яшь Коръән Кәрим укучыларның осталыгын мәртәбәле жюри бәяләде. Конкурста катнашучылар Коръәнне танып белү һәм аны уку осталыгын күрсәтте.
Конкурста катнашучыларның барысын да баллы ризыклар белән сыйладылар һәм бүләкләр белән сөендерделәр. Ә җиңү яулаган балалар кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
Чара Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Борай районы мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды.
Фото: vk.com/buraevskii_raion