+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
24 март 2023, 05:00

“Үз халкының рухи патшасы”

Күренекле дин әһеле, ишан Зәйнулла хәзрәт Рәсүлевның тууына 190 ел. Зәйнулла хәзрәт Рәсүлев – XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Идел-Урал төбәгендә төрки халыкларның интеллектуаль-рухи үсешенә зур йогынты ясаган дин, шәригать, суфичылык шәхесе, җәмәгать эшлеклесе. Калифорния университеты профессоры Хәмит Алгар “Зәйнулла Рәсүлев – Идел-Урал төбәгенең соңгы бөек Нәкышбәнди суфилар ордены шәехе” дигән язмасында аны “үз халкының рухи патшасы” дип атый.

“Үз халкының рухи патшасы”“Үз халкының рухи патшасы”
“Үз халкының рухи патшасы”

1917 елда “Вакыт” типографиясендә басылган “Шәех Зәйнулла хәзрәтнең тәрҗемәи хәле” дигән җыентыкта сигезенче мөфти, мәшһүр фикер иясе, язучы, мәгърифәтче, галим һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин хәзрәт Фәхретдин: “Зәйнулла хәзрәт – Русиядәге мәшһүр затларның иң олысы һәм абруйлысы... Гасырыбыз аның кадәр мәшһүр һәм абруйлы зат күрмәгәндер, диелсә дә ялгыш булмастыр... Троицкийдагы Зәйнулла хәзрәт Русиядә иң мәшһүр вә атаклылардандыр. Заманында аның сүзе һәркемгә закон-шәригать иде... Гомеренең ахырына кадәр һәркем аны олуг бер шәех, мәртәбәле бер галим дип санап хөрмәт итте...”, – дип язган.

Зәйнулла бине Хәбибулла бине Рәсүли әл-Нәкышбәнди Корбан бәйрәме көнне, 1833 елның 25 мартында (һиҗри 1248 елның 16 зөлхиҗҗәсендә) Ырынбур губернасы Троицк өязе (хәзерге Башкортстанның Учалы районы) Шәрип авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Ун яшендә малай Муйнак авылында Мөхәммәт хәзрәт Бохаридан сабак ала башлый. Зәйнулла тагын ике еллап Якуп бине Әхмәт әл-Ахундида укып, 1851 елда Троицк шәһәренә юллана. Биредә ул икенче Таш мәсҗид имамы, Каһирәдә укып кайткан Мөхәммәт Шаһ бине Мирастан гыйлем эсти. Ләкин аның төп мөдәррисе беренче Таш мәчет имамы, Бохараның билгеле Күклеташ мәдрәсәсен тәмамлаган Әхмәт бине Халит әл-Минкари була.

Монда җиде ел гыйлем алганнан соң, 1858 елда Зәйнулланы Верхнеуральск өязенең Аккуҗа авылына имам итеп тәгаенлиләр, биредә ул мәдрәсә оештырып, шәкертләр укыта башлый. 1859 елда Зәйнулла Рәсүлев Чиләбе шәһәре янындагы Сәрдәкле авылына шәех Габделхәким бине Корбангали Сәрдәкле (1872 елда вафат) янына Нәкышбәнди суфилар орденына керү өчен бара. Шәех Габделхәким Шәрәфетдин бине Зәйнетдин Эстәрлетамакиның (1846 елда вафат), ә ул Ниязкули-хан Төрекмәнинең хәлифәләренең берсе була. Ниязкули-ханның силсиләсе (рухи генеалогик күчәкилүчәнлеге) 1564-1637 елларда Һиндстанда яшәгән шәех Әхмәт әс-Сирхиндига барып тоташа.

Зәйнулла Рәсүлев Габделхәким шәех җитәкчелегендә ун ел дәвамында суфи тарикатенә (дини тәгълиматына) күндерелә. Казахлардан Җәббәс ыруыннан Ершыбай исемле бер бай вафат булып, аның өчен хаҗ кылуны Зәйнулла хәзрәттән үтенәләр. Бәдәл хаҗ өчен мең сум акча бирәләр, ул 1869 елның 18 августында хаҗ сәфәренә юллана. Истанбулда туктап, билгеле шәех Әхмәт Зиялетдин бине Мостафа Көмешхәнәви белән очраша, аңардан сабак ала. Шәех Көмешхәнәви челләханәгә кереп ураза тотарга, анда һәркөн йөз мең тапкыр зикер әйтергә боера. Зәйнулла хәзрәт кырык көн буена ябылып ураза тота, зикер әйтә, шәехнең боерыгын тулысынча үти. Хаҗ гыйбадәтен башкарып, Истанбулга кайта. Зәйнулла хәзрәт шәех Көмешхәнәвидән Нәкышбәндия тәгълиматын өйрәтергә иҗазәт (рөхсәт) ала, икенче тапкыр Нәкышбәнди суфилар орденына кабул ителә. Зәйнулла хәзрәт шәех Көмешхәнәви белән ялгыз торып, Халиди-Нәкышбәнди тарикатенең асылына төшенә. Ул аңа “тулы хокуклы, барлык яклап та камил хәлиф” дәрәҗәсе, үзенә тарафдарлар, мөридләр җыю хокукы бирә. Зәйнулла хәзрәт Рәсүлев туган ягына 1870 елның июнь башында кайта.

Зәйнулла Рәсүлев халык арасында зур танылу ала. Әлбәттә, көнләшүчеләр дә була. 1872 елда кадимче муллалар, Стәрлебаш голәмәләре белән берләшеп, Ырынбур мөселманнары Диния мәҗлесенә шикаять яза, аны Ислам тәгълиматын бозуда гаепли. Көнчыгышны өйрәнүче билгеле галим Василий Бартольд язуынча, Зәйнулла хәзрәт үз карашларын язма рәвештә Дини мәҗлескә алып барып тапшыргач, барлык яла ягулар туктарга тиеш була. Ләкин патша Хөкүмәте көчен күрсәтә: Аккуҗага кайту белән аны кулга алалар. Башта сигез ай Златоуст төрмәсендә тоталар, аннары эчке эшләр министры указы белән Вологда губернасының Никольское шәһәренә сөргенгә озаталар. Анда өч ел (1873-76 елларда) полиция күзәтүе астында торганнан соң, 1876 елда ишанның үтенече буенча Кострома крепостена күчерәләр, анда ул янә биш елын (1876-81 еллар) үткәрә. 1881 елда губернатор Кржижановский рөхсәте белән Аккуҗага кайтып китә. 1882 елда Муса хаҗи белән бергәләп икенче тапкыр хаҗ сәфәре кыла.

Патша хөкүмәте Зәйнулла Рәсүлевны сәяси чуалышлар тудырырга сәләтле рухани дип исәпли, чөнки аның тарафдарлары-мөридләре бихисап, ул бик күп чит илләр белән дә тыгыз элемтәдә тора.

Троицкий шәһәрендә 5нче җәмигъ мәчетен салдырган Хәбибулла хаҗи Габбасов мәхәллә кешеләренең теләге буенча Зәйнулла хәзрәтне Акхуҗадан шәһәргә килүен сорый. Ишан бу үтенечне кире какмый, үз мәхәлләсенең ризалыгы белән 1884 елның 23 апрелендә Троицк шәһәренә күчеп килә. Шәһәрнең Амур урамындагы яңа гына төзелгән 5нче Җәмигъ мәсҗиденең имамы булып эшли башлый. Зәйнулла Рәсүлев шәһәр мөселманнары арасында шулкадәр танылу ала ки, рәсми рәвештәге Амур урамы “Мәгъмүрия” (төзекләндерелгән) дип аталып йөртелә башлый. Троицк шәһәре Русия мөселманнарына аң-белем тарату, гыйлем бирү мәркәзенә әверелә.

Мәчет янында “Рәсүлия” мәдрәсәсен ача. Ул бераздан тоташ мөселман дөньясында белем бирү сыйфаты буенча иң яхшы дини уку йортларының берсе булып таныла. Монда татар, башкорт һәм казах балалары белем ала. Мәдрәсәгә бик бай казах Алтынсарин матди ярдәм күрсәтеп тора. Зәйнулла Рәсүлев җәдитчеләр арасында ихтирам казанган суфи шәехләренең берсе була. “Рәсүлия”не җәдитчеләр һәм кадимчеләр арасындагы күпер дип атыйлар, чөнки Зәйнулла ишан шәкертләргә белем бирүдә ике ысылны да киң куллана. Мәдрәсәнең бик зур китапханәсе дә була. Гаяз Исхакый “Вакыт” гәзитендә (2184нче сан) язуынча: “Рәсүлия” мәдрәсәсе Русиядә иң зур уку йортына әверелә. Ул мөселман диненең кыргыз далаларына таралуына зур йогынты ясый”.

Мәдрәсәдә барлыгы ничә шәкерт укуы тәгаен мәгълүм түгел. Шәехнең замандашы Габдрахман әл-Магази язуынча, 311 шәкерт гыйлем эстәгән. Зәйнулла Рәсүлевның ничә мөриде булу турында да төрле мәгълүматлар бар. Билгеле татар галиме Җамалетдин Вәлидов, мисал өчен, “татар, башкорт һәм кыргызлардан (казахлардан) унар мең мөриде бар”, дип яза. Башка бер мәгълүмат буенча, “Зәйнулла ишан тәэсире астында Түбән Идел, Урал һәм Себердә йөзләгән мулла һәм башка руханилар булган”. Мөфти Галимҗан Баруди, галим, әдип, педагог, журналист, Шәрык белгече һәм философ Риза Фәхретдин дә шәехнең эшен дәвам иттерүчеләрдән.

Атилла Расих үзенең “Ишан оныгы” дигән романында: “Татар, башкорт, казах шагыйре, мәшһүр Акмулланың Зәйнулла бабайның якын дусты булганлыгы мәгълүм. Миңа бабамның бу ирек сөюче шагыйрьне якын күргәнлеге, һәрдаим аңа химая кылуы да билгеле. Акмулла үзенең соңгы сәфәренә чыгар алдыннан Зәйнулла хәзрәт аңа ат бүләк итә...” дип язды.

Зәйнулла Рәсүлевның патша сәясәтенә каршы бары тик дини, мәгариф һәм мәдәни ысул белән көрәшүе билгеле, сәясәт белән шөгыльләнүе турында мәгълүмат юк.
Ишан соңгы берничә елда мөгаллимлек эше белән шөгыльләнмәсә дә, мөридләре белән җитәкчелек итүдән соңгы көннәренә кадәр туктамый.

Шәех Зәйнулла Рәсүлев 1917 елның 2 февралендә 84 яшендә вафат була. Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре иске мөселман зиратында җирләнгән. Бу хакта Ризаэтдин Фәхретдин болай дип яза: “Русия мөселманнарының олуг адәмнәреннән вә файдалы хадимнәреннән булган шәех Зәйнулла хәзрәтләре ошбу 1917 ел 2 февральдә (22нче рабигыль ахир аенда) Троицкий шәһәрендә, үз йортында, әһле әүлиясе вә әкрабасы хозурында мәңгелек булган әхирәт йортына сәфәр итте, үзенең иярүчеләрен-мөхлисләрен кайгы вә хәсрәтләргә гарык кылды. Шул кадәр озын гомерен михраб белән минбәр, мәчет белән мәктәп вә мәдрәсә һәм дә китап уртасында үткәргән кеше хакында Аллаһы Тәгалә хәзрәтендә өметебез зур”.

Зәйнулла ишанның балалары, оныклары күп була. Чөнки ул шәригать рөхсәт иткәнчә, дүрт хатын белән яши. Бу хакта Ризаэтдин Фәхретдин болай дип яза: “Шәех Зәйнулла 1871 елда Карагуҗа авылында шәех Фәтхулла бине Мәсгутьнең Фатыйма исемле галимә кызын никахлап алган. Шул ук, ягъни 1871 ел җәй фасылында, Байһакал авылында Гатаулла исемле кемсәнең Мәхүпҗамал исемле кызын ала. Бу вакытта ул Хәдичә белән Гөлбәгать исемле хатыннарын тәбрик кылган иде. Дүрт хатынны үз йортына китереп тәрбия итә, хәзрәт аларның берсен дә аермаган, барысы да үлем белән аерылган”.

Алты улының язмышлары да төрлечә була. Бер улы Һибәтулла мулла, әтисеннән алда, якынча 1903 елда вафат була. Икечесе Хәйрулла Мәдинә шәһәрендә өч ел Нәкышбәндия остазында укый. Ул остазларның берсе Салих әл-Зәвави тарафыннан суфилык тарикатенә кабул ителә. Туган ягына кайткач, Каргалыда имам һәм мөдәррис була. Әтисе гаять зур вазыйфа биләгәнлектән, ул үзенә мөридләр җыюдан тукталып тора. Октябрь инкыйлабыннан соң уллары Габдулла һәм Габделсабурның язмышы ничек булуы мәгълүм түгел. Бишенче улы Габделкадыйр, Истанбулда укып кайткач, Әстерхан шәһәре мәсҗидендә имам булып тора. Зур басым астында булса кирәк, 1959 елда 70 яшендә “Наука и религия” журналында “Мулла булырга теләмим” дигән язма бастыра. Аның улы – татар язучысы һәм романчы Атилла Расих. Ишанның төпчек улы Габдрахман революциягә кадәр үк сәясәт белән актив шөгыльләнә, 1906 елда үткән өченче Бөтенрусия конгрессында комиссия әгъзасы була. 1936-50 елларда СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти булып тора.

Мөселманнар үзенең рухи остазын онытмый. 2009 елда Учалы шәһәрендә Зәйнулла ишан исемендәге мәчет ачылды, 2008 елда Уфа шәһәренең Благоев урамына Зәйнулла Рәсүлев исеме бирелде. 2016 елда Дагстанда Махачкала шәһәрендә Зәйнулла Рәсүлев исемендәге мәчет ачылды.

2018 елның июлендә Троицкида Октябрь революциясеннән соң ябылган “Рәсүлия” мәдрәсәсе ишекләрен ачты. “Бүген — тарихи көн, бу вакыйганы без 99 ел көттек”, — диде чыгышында Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин.

2012 елдан Троицкида “Рәсүлев укулары” уза. Чараны Чиләбе өлкәсе губернаторы ярдәме белән Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, Чиләбе дәүләт университеты, Троицк шәһәре хакимияте оештыра. Конференция конфессияара һәм милләтара диалогны ныгыту, власть органнарының, мәгариф учреждениеләренең, дини һәм милли-мәдәни берләшмәләрнең хезмәттәшлеген үстерү, Зәйнулла Рәсүлевның рухи мирасына игътибар җәлеп итү, Ислам мәгарифен үстерү бурычын куя.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас