+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
26 март 2023, 06:37

"Сәхәргә дөрес тормаганмын..."

Ике атна буена! Җырчы Дилә Нигъмәтуллинага сабакны тормыш үзе биргән.

"Сәхәргә дөрес тормаганмын..."
"Сәхәргә дөрес тормаганмын..."

- Хәтерлим, мәктәп елларында әбигә кушылып, беренче тапкыр ураза тотып караган идем, - дип яза ул социаль челтәрдә. - «Сез кечкенә әле», – дип, бик рөхсәт тә итмиләр иде ул чакта. Ә миңа кызык, сәхәргә уятмасалар – ачу чыга. Ел саен, берничә көн булса да, ураза тота идек инде. 3 көн алдан, 3 көн арттан тотсаң – шул җитә, дип кемдер әйтте дә, шуннан артык тоткан юк иде.

Аннары студент вакытта авылга кайткач, үзем мөстәкыйль рәвештә ураза тотып карарга булдым. Алдым календарь, кояш кайчан чыга, кайчан бата – барысы да язылган. Ә баксаң, 2 атна буе сәхәргә дөрес тормаганмын икән. Уразам кабул булмады дип, елыйсыларым килде.

Соңрак минем юлымда дингә якын төрле кешеләр очрый башлады. Үзем дә күбрәк дини китаплар укып, уразаның да төп мәгънәсенә төшендем. Гомумән, һәр кешенең үз юлы һәм Аллаһы Тәгалә белән үз мөнәсәбәтләре. Моңа бер кешенең дә керешергә хакы юк.

Рамазан ае минем өчен елдан-ел тирәнрәк, җитдирәк мәгънә ала! Аллаһы белән мөнәсәбәтләребез көчәя, шөкер. Хәзер бу изге айны түземсезлек белән көтеп алам. Рәхәт, чиста, мәрхәмәтле, мәхәббәтле ай! Бөтен мөселман дин кардәшләрен чын күңелдән тәбрик итәм! Тоткан уразаларыбыз җиңел, рәхәт, кабул булсын! Амин!"

Җырчыларыбыз һәрвакыт халыкның күз алдында. Дилә кебек уңай үрнәк күрсәтүләре - күңелгә май инде!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: