+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
27 март 2023, 10:21

Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?

«Тәравих намазыннан арып кайтып, иртән сәхәргә йоклап калганбыз. Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?»

Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?
Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы?


“Бик арылган көннәрдә кеше сәхәр вакытында уяна алмыйча, иртәнге намаз кергәч кенә торырга мөмкин. Бу вакытта сәхәр ашарга ярамый. Әмма ул кеше барыбер ниятләп, уразага керә.

Сәхәрсез ураза авыррак тотылачак, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сәхәр ашагыз, дөреслектә, сәхәрдә бәрәкәт бар», - дип әйткән.

Әмма Аллаһыдан җиңеллек сорап, бу көнне ураза тотарга тырышырга кирәк, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кем Рамазан аеның бер көн уразасын калдырса, ул аны ел буе тотып та тутыра алмаячак», - дип әйтә.

Әмма бу хәдис казага калган уразаны тотмаска кирәк, дигәнне аңлатмый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм шушы хәдисе белән Рамазан ае уразасының бик фазыйләтле икәнлегенә игътибар иткән”, - дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: