

Вольфганг Шретер Уфаның беренче җәмигъ мәчетен, имамын, гыйбадәтханә эчендә һәм ихатасында намазга килгән мөселманнарны, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, 1951-74 елларда җитәкчелек иткән унынчы мөфти Шакир хәзрәт Хәялетдиновны фотосурәткә төшереп алган. Изге Рамазан аенда аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдык.
Уфаның башка урыннарында төшерелгән сурәтләр ул вакыттагы башкалабыз һәм анда яшәүчеләрне күз алдына бастыра: урам чатында квас мичкәсе, Башкорт опера һәм балет театрының эчке күренеше, балерина, музейда, телевизион студиядә, Уфаның үзәк урамында, Черниковкада балалар фонтанда коена, “Восмиэтажка” янында балалар коляскасы белән әтиләр, нефть эшкәртү заводы лаборантлары һәм эшчеләре, шәһәр паркында.
Фото: Вольфганг Шретер