+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
28 март 2023, 09:53

Уразада нәрсә белән авыз ачарга?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Берегез авыз ачса, хөрмә белән авыз ачсын, чөнки анда бәрәкәт бар. Инде хөрмә тапмасагыз, су белән авыз ачыгыз, чөнки ул саф була”, – дигән.

Уразада нәрсә белән авыз ачарга?
Уразада нәрсә белән авыз ачарга?


Авыз ачуга җиңелчә ризыклар әзерләгез: салатлар, кайнар чәй, хөрмә. Кинәт кенә күп итеп ашап куймагыз.

Авыз ачканда 1-2 стакан җылы су эчәргә кирәк. Ул ашкайнатуны эшләтеп җибәрә. Авыз ачканнан алып тәравих намазы ахырына кадәр 1,2-2 литр су эчәргә. Аның 300-500 миллиграммы минераль су булсын, әйрән, кефир, кымыз да ярый. С, В төркеме витаминнары, ферментлар һәм магний эчәргә киңәш ителә.

Авыз ачканда салкын су эчәргә ярамый. Ашказаныбыз аңа җайлашмаган. Салкын су эчкән саен ашказаныбызга стресс була: кан тамырлары кысыла, ашкайнату барышы акрыная. Ә витаминнар һәм минераллар, аксымнар нәкъ менә ашказанында үзләштерүгә әзерләнә. Ашказаны исә сәламәтлегебезнең нигезе булып тора.

Ифтар догасы.
Авыз ачканнан соң: “Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әмәнтү вә галәйкә тәвәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәру мә каддәмтү вә мәә әххартү” (“Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризыгың белән авыз ачам. Әй гөнаһларымны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка”).

Ният догасы.
Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: “Нәвәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә” (“Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан уразасын тотарга ният кылдым”).

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: