+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
2 апрель 2023, 05:20

Сез ураза тотасызмы?

Дүрт егет бер картны күрделәр. Ул кешеләр күзеннән яшерелгән урында Рамазан аенда ашап утыра иде.

Сез ураза тотасызмы?Сез ураза тотасызмы?
Сез ураза тотасызмы?


– Бабай! Сез ураза тотмыйсызмы? - дип сорадылар егетләр.

– Мин ураза тотам. Мин бары тик ашыйм, эчәм генә.

Егетләр көлеп җибәрделәр.

– Сез ничек ураза тотасыз соң?

Бабай җавап бирде: “Мин гайбәт сатмыйм. Мин берәүгә дә югарыдан карамыйм. Беркемнән дә көлмим. Ачуланмыйм. Мин берәүгә дә зыян салмыйм. Мин Аллаһ Тәгаләне зикер итәм. Мин берәрсенең милегенә көнләшеп карамыйм. Ләкин... кызганычка каршы, минем ашказаным авырта, шуңа күрә мин ашамыйча тора алмыйм”.

Аннары ул егетләрдән сорады: “Сез дә ураза тотасызмы, балаларым?”

Егетләр башларын иде. Берсе уңайсызланып җавап бирде: “Юк, без ашамыйбыз гына, бабай...”

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас