“...Бер ир кешенең 5 улы булган, бишесе дә сокланырлык дәрәҗәдә тәртипле, әдәпле, “әти-әти” дип аталарына мәхәббәт һәм олы ихтирам белдереп, аны бик зурлыйлар, кадерлиләр икән. Берәү бу ирдән: “Улларың бигрәк хөрмәт итәләр үзеңне. Ничек шундый яхшы егетләр тәрбияли алдың?” – дип сорагач, ул болай дип җавап биргән: “Мин Аллаһка итагать иткән өчен Аллаһы Тәгалә улларымны миңа итагать иттерә...”
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм исә бу хакта болай дигән: “Әгәр кеше (Аллаһка итагать итеп) Раббысы белән араны төзек тотса, Аллаһы Тәгалә аңа бу дөньяда 4 сөенеч бирер:
1) Бу кеше хәләл җефетеннән уңар (ир кеше булса хатыныннан уңар, хатын-кыз булса – иреннән);
2) Балалары үзенә итагать итә торган булыр;
3) Дуслары яхшы булыр;
4) Хәләл ризыгы җиңел табылыр.
Аллаһка итагать итмичә яшәүчеләргә хас булган начар сыйфатлардан – мин-минлек һәм тәкәбберлек. “Мин-мин!” – дип мактанган, “Мин булдырам!” – дип шапырынган кешегә Аллаһы Тәгалә гадәттә авыр сынаулар бирә. Әлхәмдү лилләһ, ураза гыйбадәте мондый начар сыйфатлардан арынырга ярдәм итә, чөнки ураза файдаларының берсе – түбәнчелек хисе барлыкка килү. Түбәнчелек чишмәсе Итагать елгасына кушылып, шул елга Бәхет-сәгадәт дигән диңгезгә таба юнәлә, шул диңгез исә “Аллаһның Рәхмәте” дигән иксез-чиксез дәрьяга тоташа... Аллаһка итагать итеп яшәүчеләрнең юлы шушыдыр...” – дип яза Ришат хәзрәт Курамшин.
Фото: vk.com/rishathazrat