Рамазан ае буе ураза тотып, гөнаһ эштән, гөнаһ сүзләрдән тукталып торган кеше ураза ае беткәннән соң да шул күңел пакълеген сакларга тырыша. Рамазан ае бетү белән тукталып калмый, бер ай буе эшләгән изгелекләренең кадерен белеп, тагы да арттырырга көч куя.
Рамазан аенда һәр акыллы, балигъ булган, сау-сәләмәт мөселман кешегә ураза тоту – фарыз. Фарыз ул – Аллаһның кушканын үтәү, Аның каршысында иң сөекле булган вә зур сәвапка ирештерә торган эш”, - дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”
Фото: pixabay.com.