+23 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Иман
7 Апреля 2023, 05:05

“Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга!”

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Көннәрнең олугы – җомга көне, ул ике гает, Гарәфә, Гашурә көннәреннән дә олуграк. Кичәләрнең олугы – Кадер кичәсе, айларның олугысы – изге рамазан ае”.

“Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга!”“Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга!”
“Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга!”

Менә шушы айларның олугысы һәм дүрт изге айның берсе булган рамазан-шәриф ае бара, шуңа да вакытыбызны заяга үткәрмичә, рамазанның һәр минутын кадерен белеп, файда белән үткәрсәк иде!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга”, – дип әйткән. Изге җомга көне үзебезгә һәм якыннарыбызга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мул табыннар, бер кайгысыз имин көннәр алып килсен. Аллаһ Раббыбыз һәрберебезгә дә ике дөнья рәхәтен һәм чиксез мәрхәмәтен бирсен, тоткан уразаларыбыз, укыган дога-гыйбадәтләребез кабул булсын!

Фото: pixabay.com

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас