Фитыр сәдакасы – ул мохтаҗ булмаган һәр мөселманның мохтаҗларга бирелә торган сәдакасы. Ул вәҗиб гамәл (ягъни бирсәң - саваплы, бирмәсәң - гөнаһлы буласың) булып тора. Һәм аны һәр мөселман кешесе, ураза тоту-тотмавына карамастан, тапшыра.
Мохтаҗ кешеләр Ураза гаетендә гаиләсен куандыра, бәйрәм оештыра алсын өчен бирелә торган сәдака.
Фитыр сәдакасын Рамазан ае дәвамында бирергә була. Гаеткә кадәр бирү тиешле. Әгәр Гает намазына кадәр биреп өлгерелмәсә, ул гади сәдака булып санала.
Әгәр берәү хатыны, балалары өчен фитыр сәдакасын үзе бирсә, саваплы була.
Фитыр садасын мохтаҗларга һәм ярлыларга бирәләр. Аны әти-әниләргә, картәти-картәниләргә, балаларга, оныкларга, үз гаиләңә бирү дөрес түгел.
Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итүенчә, быел (1444 һиҗри елда) фитыр сәдакасын тормыш дәрәҗәсе уртача булганнар - 150 сумнан, хәлле кешеләр, байлар 900 сум күләмендә бирә.
Фото: pixabay.com.