+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Иман
14 апрель 2023, 13:31

Белмәгәнне сөйләп, адашудан һәм башкаларны адаштырудан саклан!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Бер кеше, белә торып, миңа бер ялган сүз яки бер эшне бәйләсә (мин сөйләмәгән сүзне вә мин эшләмәгән эшне сөйләде вә эшләде дисә), үзе өчен җәһәннәмдә урын әзерләсен!” - дигән.

Белмәгәнне сөйләп, адашудан һәм башкаларны адаштырудан саклан!
Белмәгәнне сөйләп, адашудан һәм башкаларны адаштырудан саклан!

Бер хәдисне дөрес дип әйтер өчен, аны риваять кылучыларның гадел, тугры, төгәл булулары, нык сакланган хәлдә Рәсүлүллаһка тоташуы шарт. Бу заман халкына күрә бу эшләрне тикшерү көч җитмәслек эш булганлыктан, хәдис фәнендә ышанычлы дип санала торган асыллар вә мәгълүм мөснәдләрдән күчерү җитә. Чөнки боларда кайбер дөрес түгел хәдисләр булса да, алар бу көндә мәгълүм вә билгеле. Хәдис гыйлемендә бик югарылыкка ирешкән галимнәр аларны дөрес хәдисләрдән аерып куйдылар.

Һәрхәлдә, Коръән Кәрим яки акылга каршы булып та, ышанычлы асылларда табылмаган хәдисләрне дөрес хәдис дип хөкем кылырга мөмкин түгел. Шуның өчен кирәк кызыктыру вә куркыту нияте белән вә кирәк башка бер зур вә гомуми файданы игътибарга алып, кирәк хөкемнәр вә кирәк башка хакта булсын, бу хәдис хөкеменә күрә, Рәсүлүллаһка ялган хәдисләрне тоташтыру хәрам эштер. Хәтта дөреслекләре шөбһәле булган хәдисләрне күчерү дә дөрес булмас. Бу хәдис шәрифне ишеткәннән соң, ялгыш риваять кылуларыннан куркып, бик олуг сахабәләр хәдис сөйләүдән туктадылар” (Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль Кәлим шәрехе”. 322нче хәдис. 1916).

Йә, Раббым, безне белмәгән нәрсәләрне сөйләп, адашудан һәм башкаларны адаштырудан сакла.

Фото: pixabay.com.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: