+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Иман
19 апрель 2023, 06:05

Республика перинаталь үзәгендә гыйбадәт бүлмәсе ачылды

Уфа шәһәрендәге “Республика клиник перинаталь үзәге”ндә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Ихлас” мәчете катнашлыгында тантаналы рәвештә гыйбадәт кылу бүлмәсе ачылды. Чарада Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, “Республика клиник перинаталь үзәге”нең баш табибы Игорь Засядкин, “Ихлас” мәчетенең Мәхәллә мәҗлесе рәисе Мөхәммәд хәзрәт Галләмов, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин катнаштылар, дип хәбәр итә dumrb сайты.

Республика перинаталь үзәгендә гыйбадәт бүлмәсе ачылдыРеспублика перинаталь үзәгендә гыйбадәт бүлмәсе ачылды
Республика перинаталь үзәгендә гыйбадәт бүлмәсе ачылды
Гыйбадәт бүлмәсе - мөселман пациенткалар дини гыйбадәтләрен тиешле вакытында башкара ала торган урын. Бүлмәдә гыйбадәт кылу өчен намазлыклар, Коръән һәм дини әдәбият бар.

Моннан тыш, монда яңа туган сабыйларга исем кушу йоласын үткәрергә мөмкин булачак, ә кирәк булганда, "Ихлас" мәчете имамнары белән туры элемтәгә керергә була, аларның телефон номерлары табличкада күрсәтелгән.

“Без перинаталь үзәктә йөклелек һәм бала табу вакытында мөселман хатын-кызлары өчен диннең ничек мөһим булуын аңлыйбыз. Шуңа безнең пациенткалар өчен һәрвакыт ачык һәм уңайлы гыйбадәт кылу бүлмәсен булдырдык”, - дип билгеләде перинаталь үзәк җитәкчелеге.

Фото: dumrb

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас